Юлларда сак булу – һәркемнең җаваплылыгы
Юл куркынычсызлыгы өчен- бергә!

Юлларда сак булу – һәркемнең җаваплылыгы

Актаныш технология техникумында юл-транспорт һәлакәтләрендә гомерләре өзелгән кешеләрне искә алу көненә багышланган чара узды.

Ноябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә торган Юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне уңаеннан районда профилактик чаралар үткәрелә. Аларның төп максаты – юл хәрәкәтендә катнашучыларның игътибарын арттыру, юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү һәм иминлек кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген аңлату.төп максаты

Юл иминлеге – уртак җаваплылык

Техникумда узган чарада Актанышбаш авылы имам-хатыйбы Мөдәрис хәзрәт Ханов, районның Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Ренат Шәмсиев, ГБУ «БДД» бүлекчәсе җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова, юл-транспорт һәлакәтендә улын югалткан Гөлсинә Баширова һәм башка вәкилләр катнашты.

Очрашу барышында студентларга юл хәрәкәте иминлеге турында видеоролик күрсәтелде, статистик мәгълүматлар җиткерелде. ЮИД отрядлары белән берлектә үткәрелә торган профилактик акцияләр, автомобиль йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә буклетлар тарату эшләре турында да сөйләштеләр.

Бер гомер өзелү – бер гаиләнең зур кайгысы

Актаныш районында исә әлеге чорда 20 юл-транспорт һәлакәте булган. Өч кеше һәлак булган, 24 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.

Чараның иң тетрәндергеч өлеше – Гөлсинә Башированың шәхси тарихы белән уртаклашуы булды. Аның улы 2010 елда, 25 яшендә, исерек шофер гаебе белән килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтендә вафат булган.

– Улым бик тыныч, максатчан кеше иде. Әмма үз гомерен саклап кала алмады. Аңа нибары 25 яшь иде. Бүген исән булса, 41 яшен тутырган булыр иде. Аның гаилә корырга, балалар үстерергә, хыялларын тормышка ашырырга вакыты җитмәде. Гомере шулай кинәт өзелде, – дип сөйләде Гөлсинә Баширова.

Ул яшьләргә юлда һәр гамәлнең нәтиҗәсе турында уйларга, уйланылмаган адымнар ясамаска, бигрәк тә транспорт чаралары белән идарә иткәндә җаваплы булырга өндәде. Аның чыгышы студентлар өчен җитди сабак булды.Аның чыгышы

Очрашуда катнашучылар юлларда саклык чараларын үтәүнең, тизлек режимын бозмауның, исерек килеш руль артына утырмауның һәм җәяүлеләргә карата игътибарлы булуның әһәмиятен ассызыкладылар.

Юлдагы һәр ялгыш адым кеше гомеренә бәя булырга мөмкин. Шуңа күрә руль артында да, җәяү йөргәндә дә һәркемнән игътибарлылык һәм җаваплылык таләп ителә. Һәр сәфәр имин тәмамланып, якыннарыбыз янына исән-сау кайтырга язсын.


Нет комментариев