Махсус хәрби операциядәге Фидан Гизамовка «УАЗ» автомобиле җибәрделәр
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР

Махсус хәрби операциядәге Фидан Гизамовка «УАЗ» автомобиле җибәрделәр

«Актаныш хәрәкәте» волонтерлары махсус хәрби операция зонасындагы ир-егетләребезгә чираттагы зур гуманитар йөкне юлга озатты. Бу юлы ярдәм җыю эшенә райондашлар, шулай ук Чаллы шәһәре кешеләре дә актив кушылды.

Гуманитар ярдәм Чаллы шәһәрендәге Татарстан Республикасы буенча хокук саклау гаскәрләре ветераннары һәм запастагы хәрбиләр берлеге белән берлектә фронтка җибәрелде. Волонтерлар солдатларга иң кирәкле әйберләр — маскировка челтәрләре, азык-төлек, җылы кием-салым, медицина препаратлары, шәхси гигиена чаралары һәм көнкүреш кирәк-яраклары әзерләгән.

«Актаныш хәрәкәте» волонтерлары якташларыбызга чираттагы гуманитар ярдәмне озатты

Фидан Гизамовка автомобиль җибәрделәр

Сәфәрнең аерым вакыйгасы — Иске Кормаш авылында яшәүче, махсус хәрби операция ветераны Илсур Гизамовның фронтта хезмәт итүче улы Фиданга «УАЗ» автомобилен тапшыру. Машинаны Чаллы шәһәрендәге Татарстан Республикасы буенча хокук саклау гаскәрләре ветераннары һәм запастагы хәрбиләр берлеге вәкилләре әзерләп, яу кырына озатты. Бу автомобиль фронт шартларында хәрбиләр өчен ышанычлы транспорт чарасы, аны яралыларны эвакуацияләүдә, йөк ташуда һәм көнкүреш ихтыяҗларын тәэмин итүдә кулланырга мөмкин.

Фидан Гизамовка автомобиль җибәрделәр

«Солдатларыбыз җылы сүзебезне, ярдәмебезне сизеп торсыннар. Һәр посылка — ул тылдан рәхмәтебез. Якташларыбызны көтәбез, алар белән горурланабыз», — дип билгеләп үтте «Актаныш хәрәкәте» волонтерлары.

Гуманитар ярдәм җыю эше даими дәвам итәчәк. Райондашларны, эшмәкәрләрне һәм оешмаларны бу изге эшкә кушылырга чакырабыз. Һәр игелекле гамәл — ул фронттагы ир-егетләребезгә реаль ярдәм һәм аларның җиңүенә керткән өлеш.

 


Нет комментариев