Бүген Актаныш районыннан 15тән артык егет Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларында хәрби хезмәт узарга юл алды. Алар — быелгы көзге чакырылышның беренче төркеме. Егетләрне туган җиребездән якташлары, әти-әниләре, туганнары, дуслары изге теләкләр белән озатып калды.
Район хәрби комиссары урынбасары Радислав Авзалов сүзләренә караганда, быел армия сафларына сәламәт, физик яктан әзерлекле егетләребезне озатабыз. Аларның күбесе Коры җир гаскәрләрендә, Хәрби-диңгез флотында һәм Милли гвардия гаскәрләрендә хезмәт итәчәк. Хезмәт урыннары Мәскәү өлкәсеннән алып Ерак Көнчыгышка кадәрге киң географияне колачлый.
— Егетләребез әзерлекле, быел сәламәтлекләре яхшы булган яшьләр армиягә китә. Аеруча «С» категорияле машина йөртү таныклыгы алучыларны билгеләп үтәсем килә. Кадет мәктәбен тәмамлаган егетләребез дә бар. Алар тормыш мәктәбен узган, шуңа күрә Кораллы Көчләрдә хезмәт итү аларга җиңелрәк булыр дип уйлыйм.
Без егетләребезне сәламәт, көчле итеп озатабыз һәм бер елдан хәрби комиссариат диварларында исән-сау каршы алырбыз дип өметләнәбез, — диде Радислав Авзалов.
Ватан алдындагы бурычларын үтәргә юл алган егетләргә уңышлы хезмәт, ныклы сәламәтлек һәм туган якыбызга исән-имин әйләнеп кайтуларын телибез.
Руслан Усманов фотолары
Нет комментариев