Раил хәзрәт Мәхмүтов: «Әти — гаиләнең фундаменталь терәге»
Гаилә мәктәбе

Раил хәзрәт Мәхмүтов: «Әти — гаиләнең фундаменталь терәге»

Әҗәкүл мәчете имамы Раил хәзрәт Мәхмүтов «Гаилә мәктәбе» дәресендә катнашып, ислам дине кануннары нигезендә укучыларга вәгазь сөйләде.

«Мөхтәрәм укучылар, районыбызның киләчәге, илебезнең терәге, барлык өметләребез сездә. Гаилә — республикабызның, илебезнең, милләтебезнең иң уң кулы булып тора.

Әти сүзе — зур васыять ул. Үзебез Мәскәү шәһәрендә укыганда, ял көннәрендә яшьләр урамга чыга идек. Шул чакта сезнең кебек яшь егет-кызлар яныбызга килеп, сораштыру үткәрә иделәр: “Гаиләгездә бәхет бармы? Балагыз бармы? Аларны ничек тәрбиялисез?” — дип сорыйлар иде. Бүген безнең сөйләвебез дә менә шушы әти һәм гаилә мәсьәләсе турында булачак.

Раил хәзрәт Мәхмүтов: «Әти — гаиләнең фундаменталь терәге»Әти дигәч, күз алдыгызга кем килеп баса? Әти сүзе сезнең өчен нәрсәне аңлата? Әти кеше — ул гаиләнең фундаменталь нигезе. Әти бөтен гаиләне тота, бар яклап та тәэмин итә, яклау һәм саклау — аның җилкәсендә. Гаиләнең фундаменты нык булса, гаилә дә нык була, бала да яхшы тәрбия ала. Пәйгамбәребезнең хәдисләренә таянып әйтсәк, балаларга иң яхшы тәрбияне әти генә бирә ала.

Тормыш мәктәбе һәм әти киңәше

Без бу дөньяда гыйлем алабыз, тормыш мәктәбен үтәбез. Тормышта нәрсә кирәк — барысын да өйрәнәбез: чүкеч тотып кадак кагарга, пычкы белән кисәргә, машинада йөрергә... Ләкин бу эшләрнең барысы да шундый җиңел генә килеп чыкмый бит. Кем янына барабыз? Кемнән өйрәнәбез? Әлбәттә, әти янына! “Әти, моны ничек эшләсәм дөрес була?” — дип, аңнан сорыйбыз, киңәш алабыз.

Раил хәзрәт Мәхмүтов: «Әти — гаиләнең фундаменталь терәге»Пәйгамбәребезнең бер хәдисендә болай диелә: бер кеше килеп: “Иң яхшы мөнәсәбәт кемгә күрсәтергә?” — дип сорагач, Пәйгамбәребез: “Әниеңә” — дигән. Теге кеше тагын сораган: “Аннан соң кемгә?” — “Әниеңә”, дигән. Өченче тапкыр сорагач та: “Әниеңә”, дип җавап биргән. Ә инде дүртенче тапкыр сорагач: “Әтиеңә”, дигән.

Әти кеше — ул сезнең тормыш юлларын уңышлы үтәр өчен иң зур терәгегез. Кайда гына булсагыз да, кайсы илләргә барып чыксагыз да, әти-әни һәрвакыт сезнең янда булып калачак. Алар сезне яклаячак, саклаячак, сезнең өчен дога кылачак. Барлык проблемаларыгызны чишәргә алар һәрвакыт әзер.

Киләчәк һәм язмыш сынаулары

Аллаһ Тәгалә безне бу дөньяга сынау өчен китерде. Сезнең дә алда үз гаиләгезне корасыгыз бар. Гаилә — ул сезнең киләчәгегез, терәгегез һәм иң зур бәхетегез.

Раил хәзрәт Мәхмүтов: «Әти — гаиләнең фундаменталь терәге»Картлык көнеңдә кем су бирер, кем аш бирер — моны да уйларга кирәк. Шуңа күрә һәрберегезгә әйтәсем килә: бары тик хәерле, дөрес юлны сайлагыз. Мәрхәмәтле булыгыз, бер-берегезгә терәк булыгыз, бер-берегезне ташламагыз. Бердәм булсагыз гына, барлык авырлыкларны да җиңеп чыгарга Аллаһы Тәгалә ярдәм бирер.


Нет комментариев