Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#БЕЗ- БЕРГӘ!

Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов Донбасс халкына гуманитар ярдәм тапшырды

Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов махсус хәрби операция зонасына райондашларыбыз әзерләгән уналтынчы гуманитар ярдәмне тапшырырга киткән иде. Менә инде Ленар Рафак улы икенче көн ут эчендәге солдатларыбыз белән аралашып, аларны ялкынлы туган як сәламнәре белән сөендерә.

 Егетләребез белән күрешү үзе бер зур шатлык. Илебезнең иминлеге, безнең тыныч тормыш алар кулында, Сезгә кайнар сәламнәрен юллыйлар. Иң мөһиме исән-сау булсыннар, -ди Ленар Зарипов солдатларыбызның һәрберсе белән якыннан сөйләшеп хәлләрен белгәннән соң.

 

Бүген исә Актанышлылар Донбасс шәһәренә килеп җиттеләр. Донбасс шәһәрендә яшәүчеләргә гуманитар ярдәм, аерым алганда Медикаментлар, беренчел көнкүреш кирәк-яраклар тапшырдылар. "Ватан волонтерлары берлеге» җитәкчесе Алена Забайкальская актанышлыларга олы рәхмәтләрен белдерде: 

Дорогие друзья! Актаныш! Волонтеры «Без бергә!» Спасибо вам огромное! «Союз волонтеров Отечества»  выражает вам огромнейшею благодарность. Мы неустанно благодарим всех, кто помогает, кто все душу вкладывает, для того чтобы поддержать народ Донбасса, защитников Донбасса. И только благодаря вам мы можем оказывать эту помощь. Низкий поклон, ребята! 

 

Фотолар  Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зариповның телеграм-каналыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев