Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#БЕЗ- БЕРГӘ!

Актаныш волонтерлары махсус хәрби операциядәге якташларыбызга гуманитар ярдәм белән дроннар җибәрәчәк

Бүген «Яшьлек» яшьләр үзәгендә махсус хәрби операциядәге якташларыбызга җибәреләчәк гуманитар ярдәм әзер. Алар арасында хәрби кораллар- мобиль һөҗүм ясый торган дроннар да бар.

Һавада очып һөҗүм ясый торган дроннар хәзерге вакытта  махсус хәрби операциядәге якташларыбызга иң кирәк кораллар.  Алдагы гуманитар ярдәм аша якташларыбызны  шундый өч комплект дрон белән тәэмин иткән иделәр.

Коралның сыйфаты солдатлар тарафыннан яхшы дип бәяләнгәч, волонтерлар тагын дүрт дронга заявка биргәннәр. Мәскәүдән, төгәлрәк әйтсәк Химки шәһәреннән билегеле бер шәхси эшмәкәр үзенең хезмәттәшләре белән тиз арада дрон, күзлек, идарә пульты, башка кирәк-яракларны әзерләп СДЭК аша Актанышка озата. «Без бергә» волонтерлар оешмасы җитәкчесе Гөлинә Иделбаева комплектны тулыландыру өчен батареялар кайтарта. 

- «Без бергә» телеграм-каналы аша безнеж волонтерлар оешмасының эшчәнлеген район кешеләре генә түгел, ә Татарстаннан, Россиянең төрле төбәкләреннән карап, күзтеп торалар. Акчалата ярдәм итәргә теләүчеләр дә төрле төбәкләрдән.Менә шул акчаларның 466 мең сумына дүрт комплект дрон һәм антидрон кайтарттык. Бу дроннар аз чыгымлы һәм нәтиҗәле булуы белән аерылып торалар. Дрон үзе 57 мең сум тора, киләчәктә комплектның башка әйберләре солдатларның үзендә калгач, безгә шул дронны гына җибәрәчәкбез. Кораллар гуманитар ярдәм белән дүрт төбәккә китәчәк. Районыбыз егетләре тизрәк дошманнарны җиңеп кайтсын дигән теләктә калабыз ,- ди Гөлинә Иделбаева.

Антидроннарга да сугышчылар тарафыннан сорау зур.

Моңа кадәр дә райондашларыбызның үтенече буенча антидроннар төрле юнәлешләргә җибәрелгән иде. Менә бусы-җиденчесен дә иртәгә, 20 апрель көнне  махсус хәрби операциядәге якташларыбызга алып китәчәкләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев