Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#БЕЗ- БЕРГӘ!

«Без бергә» волонтерлары махсус хәрби операциядә һәлак булган Актаныш районы сугышчыларын искә алды

«Без бергә» волонтерлары махсус хәрби операциядә һәлак булган Актаныш районы сугышчыларын искә ала. Волонтерлар туган илебез мәнфәгатьләрен яклап шәһит киткән егетләребез җирләнгән зиратларга Россия һәм Татарстан байракларын урнаштыра, тере чәчәкләр белән бизи.

Тиздән махсус хәрби операция башлануга ике ел була. Шушы кыска гына вакыт эчендә Актаныш районында туып-үскән ике йөздән артык ир-егет Россияне неонацизмнан яклау өчен ут эченә керде. Ни кызганыч, җиңүгә юл югалтулар аша гына ирешелә шул. 

 «Без бергә» волонтерлары батырларча һәлак булган егетләребезнең исемен мәңгеләштерү уе белән яна. Бу көннәрдә актив ватанпәрвар хатын-кызларыбыз бик матур һәм изге эшкә тотынды. Фирдания Нуруллина, Лилия Гикрамина, Гөлназ Гарифуллина герой егетләребезнең туган авылларына барып аларның каберләрен зират кылды.

Волонтерлар мәңгелек йокыга талган егетләрнең рухына догалар кылып чардуганнары тирәли Россия һәм Татарстан флагларын урнаштырды. Тирән хөрмәт һәм ихтирам билгесе итеп аяк очларына канәфер, хризантема чәчәкләре салдылар.

-   «Без бергә» төркеме волонтерлары белән үзара сөйләшкәндә, егетләребез җирләнгән зиратларга флаглар куярга иде дип әйткән идек. Бу идеябезне тормышка ашырырга иганәчеләр ярдәм итте. алар биргән акчаларга флаглар кайтарттык. Ә тере чәчәкләр белән безне шәхси эшмәкәр, чәчәкләр белән сату итүче Альбина Газизова тәэмин итә. Район буйлап йөреп 19 егетебезне менә шулай искә алдык. көннәр матур торганда тагын 7 героебызның рухын шатландырырга уйлыйбыз, – ди волонтер Фирдания Нуруллина.

«Без бергә» волонтерлык төркеме сентябрь аеннан үзенең эшчәнлеген рәсми төстә алып бара, «Актаныш муниципаль районының махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм фонды» дип атала ул хәзер.  Фонд волонтерлары унбишенче гуманитар ярдәм әзерләүне дә акрынлап башлап җибәрделәр. Көзге салкыннар, карлы- яңгырлы вакытка да озак калмады, шуңа күрә махсус хәрби операциядәге райондашларыбызга җылы кием-салым кирәк. Егетләр  волонтерларга барыннан да бигрәк хәрби кирәк-яраклар сорап еш мөрәҗәгать итә. 

- Дроннар, детекторлар, «РЭБ-Копюшон», рация, генераторлар- егетләр менә шушы әйберләрне сорый. Салкыннан саклаучы төзелеш материаллары- изолон, теплотушкаларга да ихтыяҗ булачак, – ди Фирдания ханым.  

Хәзерге вакытта  «Без бергә» волонтерлары яңа телеграм-каналда үзләре башкарган эшләрне яктыртып тора. Әйдәгез, әлеге каналга без дә кушылыйк, мондый авыр чакта бергә булыйк- «Без бергә»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев