Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#БЕЗ- БЕРГӘ!

Гуманитар ярдәм илтәчәкләр дигәч, Минзәләдән үк килдек

Иртәгә районыбыздан махсус хәрби операциядәге егетләребезгә дүртенче тапкыр гуманитар ярдәм китәчәк. «Яшьлек» яшьләр үзәгенең ишекләре булышырга теләүчеләр өчен иртәдән кичкә кадәр ачык.

              Танылган волонтерыбыз, олы йөрәкле Гөлинә Иделбаева ут эчендәге егетләребезнең якыннарын ачык йөз белән каршы ала, посылкаларны тәртипләп җыя. "Бу юлы гигиена кирәк-яракларына һәм чиста суга ихтыяҗ аеруча зур", ди тәҗрибәле волонтер. 

- Гуманитар ярдәм җыюда авыл җирлекләре бик актив. Якташларыбызга һәркемнең ничек тә булышасы, өлеш кертәсе килә. Хәзерге вакытта кайнар ноктадагы егетләргә иң кирәкле әйбер- су. Шуңа суны бик күп сатып алдык. Су чистарта торган таблеткалар да җибәрәбез. Җиләк-җимешләр дә кайтарттык, Җиңү бәйрәме алдыннан якташларыбызны сөендерәсебез килә, - ди Гөлинә.

               

  Язның акрынлап җәйгә тоташкан вакыты. Көннәр нык җылытты, шул ук вакытта яңгырлар да явып китә. Солдатлар тиз пычрана, юеш салфеткалар, башка әсбаплар тиз генә сөртенеп, юынып алырга бик кирәк аларга. Солдатларның якыннары исә ашау ягын кайгырта. Пучыдан Рузалия Латыйпова иренә атап "тушенкалар" ясаган. Тормыш иптәше Риназ Латыйпов махсус хәрби операциягә  27 октябрьдә озатканнар. Районнан гуманитар ярдәм барачагын белгәч, тиз арада күчтәнәчләр алып Актанышка килгән.

- Риназ белән даими элемтәдә торабыз, безгә барысын да сөйләп бетерми инде ул. Тизрәк кайтуын көтәбез. Июнь аенда отпускасы булачак, шунда күрешербез дип өметләнәм. Ит ашыйсы килә, диләр инде алар. Шуңа "тушенка" әзерлибез, итне үзләре дә сатып ала,- ди иренә бар күңел җылысы белән посылка әзерләгән Рузалия ханым. 

 

               Рәйханә апа Галиуллина Актанышка Минзәлә районының Җәмәк авылыннан ук килгән. Махсус хәрби операциядәге улы Маратның бердәнбер якын кешесе икән ул. 

- Улыма 43 яшь, гаилә кормады инде. Хәрби хәрәкәткә киткәч, Актаныш егетләре белән бергә туры килде. Бергә яшиләр. Гуманитар ярдәм китәчәген белгәч мин дә улым сораган әйберләрне алып килдем. Конфет,тәмәке ише әйберләр дә салдым. Актаныш районы җитәкчеләренә, волонтерларга безнең улларыбызны ташламаган, гел кайгыртып торган өчен зур рәхмәт!-ди Рәйханә апа.

 

         Гөлинә Иделбаева аеруча Актаныш егетләре күпләп булган 1231 полк белән ныклы элемтәдә торуларын әйтте. Биредә хәлләр катлаулырак, җәрәхәт алучылар да бар, ди ул. Волонтерлар күбрәк шушы полкка көнкүреш кирәк-яраклар, азык-төлек туплаганнар, башкалар да өлешсез калмый, әлбәттә. Иртәгә батыр йөрәкле райондашларыбыз  Алмаз Кашапов белән Руслан Ханов йөк машинасы белән юлга кузгалачак. Миһербанлы, шәфкатьле, шул ук вакытта куркусыз игелек ияләренә олы рәхмәтебезне әйтеп хәерле юллар теләп калабыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев