Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#БЕЗ- БЕРГӘ!

Куян авылы хатын-кызлары махсус хәрби операциядәге егетләргә атап токмач кисте

Куян клубы мөдире Роза Хәбетдинова авылдашларын гына түгел, Актанышка күченгән якташларын да һәртөрле чараларга тарта. Шушы көннәрдә Роза ханым чакыруы буенча авыл хатын-кызлары махсус хәрби операциядәге егетләргә атап токмач кисү өмәсенә җыелды. Уңган ханымнарга район үзәге Актанышта яшәүче авылдашлар да кайтып булыша. Бергәләп эшләгәч эш тиз һәм җиңел бара.

 

- 115 йомыркага башта токмач камырын ясадык. Аннан җәемнәр җәеп, катырып нечкә генә итеп томач кистек. Контейнерлар алып кайтып тутырачакбыз һәм "Без-бергә!" волонтерлар төркеме пунктына илтәбез. Волонтерларыбыз чираттагы гуманитар ярдәм җыя башлады инде. Аз булса да җиңүгә өлешебезне кертергә телибез!- ди Роза апа.

Фәндәрия Баймуллина, Зифа Камалетдинова, Флорида Шәехова, Зәнфирә Шәеховалар токмачны өйләрендә әзерләгән, киптереп төргәкләп авылдашларыныкы янына китергәннәр.

Токмач кисү өмәләре Куянда инде берничә тапкыр оештырылды.  Алдагы максат- окоп шәмнәре ясау. Консерв банкалары, картонннарны әзерләп куйганнар инде. Хәзер парафин алып кайтасылары бар. Воскны эретеп банкаларга агызгач окоп шәмнәре барлыкка килә. 

- Барыбызның да теләк бер- сугышлар тизрәк тәмамланып, районыбыз, авылдашларыбыз исән-имин гаиләләренә кайтсыннар иде, тыныч тормышта матур итеп яшәргә язсын! Бу бөтен Россия халкының теләге дип уйлыйбыз,- ди Куян апалары. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев