Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#БЕЗ- БЕРГӘ!

Луганскидан ялга кайткан Рөстәм Хисамов: Анда шунысы бар, без дошманны күрмибез

Бу көннәрдә махсус хәрби операциядә хәрби бурычларын үтәүче якташларыбыз бер-бер артлы ялга кайттылар. Аларны районыбызда узучы чараларда катнаштылар, үзләреннән берничә генә яшькә кечерәк укучылар, студентлар белән аралаштылар. Лугански чикләрен саклаучы Рөстәм Хисамов үзе һөнәри белем алган технология техникумында Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан тантаналы чарада катнашты.

    Техникум диварларына СВОда һәлак булган Раил Надриев истәлегенә мемориаль такта беркетү кичәсендә тиз генә үзе белән сөйләшеп алдык. 

Безнең белешмә: 

Рөстәм Хисамов 1998 елда Яңа Богады авылында туа. Богады мәктәбен тәмамлагач, 2014-2018 елларда технология техникумында укып техник-механик һөнәрен үзләштерә. 2018 елда хәрби хезмәткә чакырыла. Бер ел Воронежда ил алдындагы хәрби бурычын үти, элемтәче. Армия сафларыннан кайткач, Алабугада төзелештә шофер булып эшли. Илебездә махсус хәрби операциягә чакырылу игълан ителгәч беренчеләрдән булып Рөстәмгә повестка килә. 

- Хәрби операциягә чакыру килгәч, 29 сентябрьдә беренче отправка белән киттем. Казанда өйрәнүләр узганнан соң шунда ук алгы позициягә җибәрделәр. Ике айдан соң арткы планга күчерделәр. 

- Анда куркынычмы, Рөстәм?

- Ничек әйтим, анда шунысы бар, без дошманны күрмибез. Даими рәвештә дроннар белән һөҗүм итәләр. Ракеталар җибәрәләр. Бигрәк тә техникаларны юк итәргә тырышалар. Мондый һөҗүмнәр күбрәк төнлә була. 

- Көнегез ничек үтә?

- Без тәүлек дәвамында сакта торабыз. Иртәнге 5.00 сәгатьтә наряд тапшырган чаклар була. Ә болай иртәнге 6.00-7.00 сәгатьтән аяк өстендә инде без. Иртәнге ашны 9.00, ә көндезге ашны 15.00 сәгатьтә алып киләләр. Ашау җитәрлек. Кирәк булса, бездән ерак түгел авылларга барабыз, кибеттән алабыз. Авыл кешеләре үзләре дә азык-төлек тәкъдим итә.

- Анда авылларда хәлләр ничек?

- Алар гадәти тормыш белән яшәүләрен дәвам итә. Безгә начар мөнәсәбәт күрсәтмиләр. Баштарак яланнарда маллар йөргәне күренә иде, хәзер бер дә очрамады.  Анда яз иртә килде. Әмма үзебезнең туган якка җитәме соң, бездә барыбер матур, яшеллек күп, туган як сагындыра. 

- Син хезмәт иткән якларда райондашлар бармы, очрашасызмы?

-Әйе, рәхәтләнеп татарча сөйләшеп аралашып торырга Актаныш егетләре янәшдә генә. Тыңламастан Марат, Меңнәрдән Артур белән бергә без. Луганскидан Татарстанга 4 егет берләшеп үзебез Фольксфаген машинасында  кайттык. Бер тәүлек дигәндә өйдә идек инде. Икесе Әлмәт егетләре, ә мин Артур белән Актаныштан. 

- Кайчан кайткан идегез?

- 25 апрельдә кайттык, 11 майда китәргә әзерләнәбез. 

- Ә машинаны каян алдыгыз?

- Бездә шундый традиция- егетләр автомобиль алып килделәр, алар кайтып килгәч, менә без юлга чыктык. Шулай уңайлы. 

 

- Гуманитар ярдәм сезгә килеп җитәме?

- Әйе, райондашларга, әти-әниләргә, туганнарга, әби -бабайларга безне һәрвакыт кайгыртып торганнары өчен зур рәхмәт! Гуманитар ярдәмне дә вакытында биреп баралар. Әйтәм бит, безгә артык берни кирәкми. Әлбәттә, өйдән килгән күчтәнәчләр күңелне күтәрә. көч бирә инде. Ә башка әйберләргә анда кытлык юк. 

            Бик тыйнак, артык сүз сөйләми торган Рөстәм һәм аның дусларына хәерле юллар телибез. Исән-сау туган ягыбызга әйләнеп кайтыгыз, өзелеп туган йортыгызда көтүче якыннарыгызга Аллаһы тәгалә күркәм сабырлык бирсен, сездән бары яхшы хәбәрләр генә ишетергә язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев