Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#БЕЗ- БЕРГӘ!

Махсус хәрби операциядән кайткан Константин Мусин: Утын өчен зур рәхмәт!

Районыбыздан махсус хәрби операциягә киткән егетләребезнең гаиләләренә быел да утын китерү дәвам итә. Бүген район җитәкчелеге ярдәме белән Мари Суыксуы авылында яшәүче Мусиннар гаиләсенә усак һәм каен утыннары илтү оештырылды. Бу ярдәмне махсус хәрби операциядән кайткан Константин Мусин үзе каршы алды.

Бүген утын китерәселәрен әйткәч, нык сөенә батыр якташыбыз.

Туган ягында  кадерле һәм хөрмәтле икәнлеген тою аңа яшәү көче өсти:

- Район башлыгы Ленар Зарипов үзе шалтыратып, сезгә утын китерерләр дигәч, күңелгә рәхәт булып китте. Безне кайгыртканнары өчен район җитәкчеләренә зур рәхмәт!-ди Константин.

Константин махсус хәрби операциягә 2022 елның 28 октябрендә мобилизацияләнә. 2023 елның 1 гыйнварында инде Донецк Халык республикасы территориясендәге бәрелештә катнаша башлый. Өлкән укчы-пулеметчы якташыбызга ут эченә керергә, штурмга барырга еш туры килә. Узган елның май аенда туган авылына ялгыз гомер итүче әтисе янына ялга да кайта. Кабат сугыш кырына килгәч, үлем белән күзгә-күз очрашып та бирешмәгән Константинны көтмәгәндә сәламәтлеге борчый башлый. Умыртка баганасына катлаулы операция ясыйлар,  реабилитация узгач кына аягына баса ул.

Константин хәзер туган йортында  сәламәтлеген ныгыта, таякка таянып йөрсә дә хуҗалыкта әтисенә булышырга тырыша.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев