Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#БЕЗ- БЕРГӘ!

Махсус хәрби операциядәге райондашларыбызның гаиләләренә утын, азык-төлек, көнкүреш кирәк-яраклары китерү дәвам итә

Махсус хәрби операциядәге райондашларыбызның гаиләләре авыл, район җитәкчелегенең һәрвакыт күз уңында. Район башкарма комитетына ел дәвамында сиксәнләп гаиләдән утын сорап гариза кергән иде. Бүгенгә аларның яртысына утын кайтартылды.

Әле кичә генә Шәбез авылында яшәүче Рәзилә апа Хөсниярованы сөендерделәр.

Рәзилә апаның улы Илдар Илшат улы 2022 елның декабрендә мобилизацияләнгән иде. Кызганыч, батыр егетебез узган ел авыр яралардан Казан госпиталендә һәлак булды. Илебез мәнфәгатьләре өчен үз-үзен аямыйча көрәшкән райондашыбызның әнисе мондый кайгыртуларга бик лаек.

- Авыл, район җитәкчеләре онытмыйлар, хәлемне гел белеп торалар. Мине утынлы итүдә ярдәм иткән район башлыгы Ленар Зариповка, алып кайтырга техника биргән "Наратлы" хуҗалыгы җитәкчесе Алмаз Мосабировка, утын алып кайтучы Лимарга зур рәхмәт!- ди Рәзилә апа.

Рәзилә апага "Нәфис Косметикс"ның хәйрия фонды әзерләгән беренчел кирәк-ярак җыелмалары да китергәннәр.

Азык-төлек һәм көнкүреш кирәк-яраклары тутырылган бу җыелмаларны авыл җирлеге башлыклары үз җирлекләреннән махсус хәрби операциягә киткән солдатларның гаиләләренә тапшыра башлады.

Җәмгысе 120дән артык гаилә әлеге ярдәмне алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев