Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#БЕЗ- БЕРГӘ!

Ватаныбызның лаеклы уллары хөрмәтенә

Безнең районда «Без бергә!» хәйрия концертлары бик күп җирлекләребездә, хәтта ки кечкенә авылларда да үтте.

Миһербанлык һәм мәрхәмәтлелек төшенчәләрен алга куеп, изгелекле гамәл кылучы волонтёрларыбыз һәм сәнгатькәрләребез быелга әлеге концертларын йомгаклый. Соңгы концерт Иске Богады авылының мәдәният йортында булды.

Концерт номерлары беразга гына булса да тормыш мәшәкатьләреннән, авыр уйлардан оныттырып торды, кәефләрне күтәрде. Районның волонтёрлар хәрәкәте җитәкчесе Гөлинә Иделбаева билгеләвенчә, концерттан 17200 сум күләмендә хәрбиләребезгә ярдәм җыелган. Тамчыдан күл җыела, и бит халкыбыз мәкале.

Ихлас күңелдән башкарылган тирән мәгънәле, күңелгә үтеп керердәй җырлар, дәртле биюләр махсус хәрби операциядә катнашучыларыбызның якыннарының күңеленә хуш килгәндер һәм аларның күңелен күтәргәндер, дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев