Актаныш

Актаныш районы

16+
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР

Актаныш хәрби комиссариатында Новосибирск һәм Оренбург өлкәләреннән килеп контракт төзегәннәр

Актаныш районы хәрби комиссариатында махсус хәрби операция зонасында хезмәт итү өчен контракт төзүчеләр арта. Быел Новосибирск һәм Оренбург өлкәләреннән, шулай ук Башкортостаннан килеп тә Актанышта килешү төзүчеләр булган. Бу Татарстанда контракт буенча хезмәт итүчеләргә түләүләрнең югары булуын күрсәтә.

Татарстанда Бер тапкыр бирелә торган түләү 2,9 миллион сумга кадәр җитә, өстәмә рәвештә муниципалитетлардан 150 мең сум каралган, гомуми сумма 3 миллион 50 мең сумга җитә. Айлык хезмәт хакы 220 мең сумнан артык булырга мөмкин. Моннан тыш, хәрби бурычларны үтәгән өчен өстәмә түләүләр каралган, шул исәптән пилотсыз системалар белән эшләү өчен дә,-ди хәрби комиссар урынбасары Родислав Авзалов.

Хәрбиләр һәм аларның гаиләләре өчен Татарстанда киңкырлы социаль ярдәм күрсәтелә. 3000 гә якын ташлама һәм гарантия бар: кредит каникуллары, бурычларны гафу итү, балаларга бушлай белем алу һәм туклану, реабилитация чаралары. Шулай ук гуманитар ярдәм — азык-төлек, техника, транспорт һәм башка кирәк-яраклар белән тәэмин итү оештырылган.

Контракт буенча хезмәт итүчеләр гаскәр төрен һәм хәрби белгечлекне сайлый ала. Аеруча пилотсыз системалар гаскәрләренә ихтыяҗ зур: операторлар, инженерлар, шофёрлар, медиклар һәм пешекчеләр кирәк. Хәрбиләр турыдан-туры сугыш хәрәкәтләре зонасыннан читтәрәк хезмәт итә, 2–3 ай дәвамында өйрәнү үтеп, заманча һөнәри күнекмәләр ала. Бер еллык контракт тәмамланганнан соң хезмәттән азат итү гарантияләнә.

Хезмәттән соң да өстәмә мөмкинлекләр бар: югары уку йортларына кергән элеккеге хәрбиләргә стипендия, югары технологияле бүлекләрдә контракт хезмәтенә күчү мөмкинлеге.

Контрактка керергә теләүчеләр Актаныш районы хәрби комиссариатында көтәләр. Документлар җыю, медицина комиссиясе үтү һәм контракт төзү гадәттә 2–3 көндә башкарыла.

Гаризаны бирергә мөмкин:

  • яшәү урыны буенча хәрби комиссариат аша;
  • Казан шәһәрендәге «Батыр» бердәм сайлап алу үзәгендә;
  • 8 (800) 222-59-00 телефоны буенча;
  • heroes-tatarstan.ru сайты аша;
  • Африка корпусына — korpusafrika.ru сайты аша;
  • пилотсыз системалар гаскәрләренә — bpla.tatar сайты аша.

Белгечләр искәртүенчә, аеруча техника белән кызыксынучы, инженерлык юнәлешендә белемле, компьютер технологияләрен яхшы белгән егетләр кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев