Актанышның 621нче сайлау участогына махсус хәрби операция герое Рөстәм Вәлиев исеме бирелде
Бүген Казанда Россия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова катнашындагы тантаналы чарада Актаныш районының 621нче сайлау участогына махсус хәрби операция ветераны, яу кырына киткәнче Актаныш районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе булып эшләгән Рөстәм Вәлиев исеме бирелде.
Әлеге истәлекле чара Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасында узды, биредә Россия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова истәлекле билгеләр тапшырды.
"Карар кабул ителде. Хәзер геройларыбыз турында истәлекне саклау өчен һәр участокта мәгълүмати табличкалар урнаштырачакбыз", - дип белдерде ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.
Казанга эш визиты кысаларында Элла Памфилова ТР Дәүләт Советында Татарстан сайлау комиссияләре сугышчыларына багышланган күргәзмәне карады..
Шулай ук Яшел Үзән районындагы 1518 нче сайлау участогына махсус хәрби операция Герое исеме бирелде.
Рөстәм Гафурьянович, без сезнең эшләрегез белән горурланабыз! Тыныч йокла, хөрмәтле иптәшебез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев