Актаныш

Актаныш районы

16+
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР

Калмаш авылыннан махсус хәрби операция батыры Руслан Гайсин «Жуков» медале белән бүләкләнде

Махсус хәрби операция башлану белән Ватаныбыз мәнфәгатьләрен яклап неонацизм белән көрәшүче хөрмәтле райондашыбыз, Калмаш авылы егете Руслан Гайсин «Жуков» медале белән бүләкләнде.

Руслан Рамзис улы 1999 нчы елда Калмаш авылында туа, 2007-2016 нчы елларда Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбендә укый. 2016-2019 елларда технология техникумында һөнәр ала. 2020 елда Ватаныбыз алдындагы изге бурычын үтәргә хәрби хезмәткә китә. 

2022 елда махсус хәрби операция игълан ителүнең беренче көннәреннән үк  кулына корал ала. Аллага шөкер, батырыбыз Ватан алдындагы изге бурычын лаеклы үти.

Руслан Гайсин вакытлыча ялга кайтканда һәрвакыт үзе белем алган Чалманарат мәктәбенә килә, укытучылар, укучылар белән очраша, аларга патриотик дәресләр уздыра. 

Гайсин Руслан Рамзис улын дәүләт бүләге бирелүе белән кайнар котлыйбыз! Исән-сау туган ягыбызга әйләнеп кайтуын телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев