Актаныш

Актаныш районы

16+
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР

Махсус хәрби операциядә катнашучы Илгиз Шәйхразиев Актаныш волонтёрлары белән очрашты

Хәрби хезмәткә алынгач, ул махсус хәрби операциядә катнашу өчен контракт төзергә карар кыла. контракт буенча хәрби хезмәткәр , 1431 нче полк составындагы БПЛА гаскәрләрендә хезмәт итүче,

Махсус хәрби операциядән кыска вакытлы ялга кайткан якташыбыз Илгиз Шәйхразыев «Актаныш хәрәкәте» волонтёрлары — Илина Арсланова һәм Гөлназ Гарифуллина белән очрашты. Илгиз Илһам улы волонтерларга һәм район халкына күрсәткән ярдәмнәре өчен ихлас рәхмәтен җиткерде. 

Илина Арсланова сүзләренә караганда, волонтёрлар тарафыннан алгы сызыктагы якташыбызга «Мавик» пилотсыз очкычына генератор һәм аккумуляторлар җибәрелгән. «Соңгы мөрәҗәгатьтә Илгиз аккумуляторлар сораган иде. Без инде икене алып җибәрдек, тагын берне аласыбыз бар», — дип билгеләп үтте ул. Зур ярдәмне Актаныш мөхтәсибәте дә күрсәткән — имам-мөхтәсиб Руслан хәзрәт Мортазин булышлыгы белән генератор юлланган.

Илгиз — Иске Солтангол авылы егете. Аңа 23 яшь. Богады мәктәбен тәмамлаганнан соң, Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында «ветеринария» белгечлеге буенча белем алып, һөнәре буенча эшли башлый.

— Миндә патриотизм хисе бик көчле. Мобилизация башлангач, беренчеләрдән булып хезмәттәшем Рамил Хөсәенов китте, аннары башка егетләрне озаттык. Мин дә алар артыннан барырга теләдем. 2023 елның 10 маенда Актаныштан махсус хәрби операция зонасына юл тоттым. 13 майда Мәскәү өлкәсендә контракт төзедем, аннары Курскига җибәрделәр. Анда безне якынча егерме көн әзерләделәр — корал белән эш итәргә өйрәттеләр, инструктажлар үткәрделәр, — дип сөйли Илгиз.

Аның сүзләренчә, әти-әнисе башта бу карар турында белмәгән:
— Алар минем контракт төзегәнне дә белмәделәр.

Яшь егет беренче тапкыр корал тоту мизгелләрен дә искә ала:
— Балачактан ук корал белән кызыксындым, ә аны кулга алгач, бала кебек сөендем. Үземне чын Ватан сакчысы итеп хис иттем. Әмма берничә айдан соң хәлнең чынбарлыгы аңлашылды.

Элегрәк Илгиз өлкән укчы һәм бүлек командиры булган. Хәзерге вакытта ул Сумы юнәлешендә хезмәт итә, взвод командиры урынбасары вазифасын башкара. Ялга шәхси автомобиле белән кайткан. Яңа төр дроннарны көйләү белән шөгыльләнә, БПЛА юнәлешендә зур белем һәм тәҗрибәгә ия.

Илгиз тирән фикерле, тәрбияле, тотнаклы һәм үз эшенә җаваплы караучы хәрби.

Аның сүзләренчә, алгы сызыкта кеше гомеренең кадере һәм бер-береңә ярдәм итү аеруча нык сизелә:

— Яраланган иптәшең булса, уйлап тормыйсың — ярдәм итәргә, коткарырга кирәк. Анда һәркем моны сүзсез аңлый.

Сугыш хәрәкәтләрендә катнашу аның тормышка карашын тамырдан үзгәрткән:

— Сәламәт булганда гына тормышның кадерен чынлап аңлый башлыйсың. Анда чын дуслар табасың, бер гаилә кебек буласың. Барысын да бүлешәсең — шатлыкны да, авырлыкны да.

Югалтулар да булмый калмаган:
— Кешеләргә бик нык ияләшәсең, аларны югалту бик авыр. Кайчак берничә кеше бер тәлинкәдән ашыйбыз, бер стаканнан эчәбез — барысы да тигез, барысы да бердәм.

 Илгиз гуманитар ярдәмнең әһәмиятен билгеләп үтте:
— Якташлар даими ярдәм итеп тора, кирәкле әйберләр җибәрәләр. Җиһазлар алуда да булыштылар. Аларга зур рәхмәт.

Волонтёрлар белән очрашу бүгенге көндә хәрби бурычларны үтәүчеләр өчен тыл ярдәменең никадәр мөһим булуын тагын бер кат раслады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев