Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

Алмазга – бүләк

Яңа ел могҗизалар тудырырга сәләтле шул. Тылсымга, әкияткә, Кыш бабайга чын күңелдән ышана белгәннәрнең ишеген шакый ул тылсым дигәннәре. Әнә Яңа елга аяк баскан көннәрнең берсендә Алмаз атлы егетнең дә бусагасыннан узган - ФОРПОСТ оешмасына йөрүче балалар аңа Кыш бабай бүләге тапшырганнар. Алмаз Газетдиновка 17 яшь. - Сөйкемле, ачык йөзле,...

Яңа ел могҗизалар тудырырга сәләтле шул. Тылсымга, әкияткә, Кыш бабайга чын күңелдән ышана белгәннәрнең ишеген шакый ул тылсым дигәннәре. Әнә Яңа елга аяк баскан көннәрнең берсендә Алмаз атлы егетнең дә бусагасыннан узган - ФОРПОСТ оешмасына йөрүче балалар аңа Кыш бабай бүләге тапшырганнар.
Алмаз Газетдиновка 17 яшь.
- Сөйкемле, ачык йөзле, тыйнак, тәртипле, оялчан егет Алмаз. Гаиләсе дә бик ипле, яхшы. Бүләгебезгә бик сөенде. Без исә егеткә бәйрәм мизгеле, бәйрәм тылсымы бүләк итүебезгә икеләтә куандык, - дип хәбәр итте ФОРПОСТ оешмасы директоры Илшат Габделхәев.
Гомумән, әлеге оешманың теләкләре изгедән. Төрле хәйрия чараларында да актив катнаша ул. Мохтаҗларга, өлкәннәргә ярдәм итү, яшүсмерләр белән тыгыз элемтәдә тору, аларның тормыш-көнкүреше белән даими танышып бару - оешманың төп максаты. Уңышлар аңа!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев