Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

Фирая Солтанова-Жданова хәрби операциядә һәлак булган якташыбызның гаиләсенә ярдәм күрсәтте

Физкультурачылар көнен туган ягы Актанышта каршылаган халыкара марафоннар һәм ярыммарафоннар җиңүчесе һәм призеры Фирая Солтанова-Жданова якташларына истәлекле бүләкләр алып кайткан. Фирая Рифкать кызы берочтан хәйрия ярдәме дә күрсәтте.

Фирая Солтанова- Жданова кулыннан килгәнчә һәркемгә булышып яши. Бигрәк тә әти-әнисе исән чагында аларны кайгырта. Бер марафонда җиңгәч, аның приз акчасына әтисенә өр-яңа автомобиль алып бирә, туганнарын матди яктан кайгырта. Бүген исә Фирая апа тагы да бер игелекле гамәл кылды.

 Махсус хәрби операциядә һәлак булган батыр якташыбыз, Мари Суыксуы егете Раил Надриевның әтисе Марсель Надриевка 10 мең сум күләмендә акча бирде. Киң күңелле, олы йөрәкле ана кайгы кичергән атаны кочаклап нык булырга өндәде, битләреннән сыйпап юатты.

Зур рәхмәтләребез сезгә, Фирая ханым. Илебезне, җиребезне неонацизмнан саклап якты дөньядан киткән батырыбызны онытмаган, аны үстергән әтисен зурлаган өчен Аллаһы Тәгалә үзе зурласын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев