Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

“Хан Төрбәсе” комплексы стенасына истәлек тактасы беркетелде

"Хан Төрбәсе" комплексы стенасына Актаныш районы халкына рәхмәт йөзеннән истәлек тактасы беркетелде, дип хәбәр итә Актаныш мәгълүмат порталы. 2010 елдан якташыбыз Татарстан Республикасының беренче Президенты М.Шаймиев житәкчелегендә "Яңарыш" фонды ачылып Изге Болгар жирлегендә төзекләндерү эшләре башланган иде. Бу изге эшкә республикабызның барлык районнары актив кушылып китте. Фондка акча кертү буенча...

"Хан Төрбәсе" комплексы стенасына Актаныш районы халкына рәхмәт йөзеннән истәлек тактасы беркетелде, дип хәбәр итә Актаныш мәгълүмат порталы. 2010 елдан якташыбыз Татарстан Республикасының беренче Президенты М.Шаймиев житәкчелегендә "Яңарыш" фонды ачылып Изге Болгар жирлегендә төзекләндерү эшләре башланган иде. Бу изге эшкә республикабызның барлык районнары актив кушылып китте. Фондка акча кертү буенча безнең районда да бик күп чаралар уздырылды.
Оешмалардан, аерым кешеләрдән, җитәкчеләрдэн, эшмәкәрләрдән фонд файдасына саллы гына акча күчерелде. 2012 елда Изге Болгар җирендә Актаныш муниципаль районы халкы җыйган акчага "Хан төрбәсе" комплексы төзекләндерелде. Шул уңайдан Спас районы тарафыннан "Хан Төрбәсе" комплексы стенасына Актаныш районы халкына рәхмәт йөзеннән истәлек тактасы беркетелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев