Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

Крымск халкына гуманитар ярдәм

6 июль кичендә Краснодар өлкәсендә көчле яңгырлар ява. Нәтиҗәдә 7 июльгә каршы төндә Крымск шәһәренә 3 метр чамасы биеклектәге су ташкыны бәреп керә. 15 минут эчендә шәһәрнең өчтән бере су астында кала. Үлүчеләрне, хәбәрсез югалучыларны эзләү дәвам итә. Биш меңләп йорт яраксыз хәлгә килгән. Су басудан зыян күргән Крымск шәһәре...

6 июль кичендә Краснодар өлкәсендә көчле яңгырлар ява. Нәтиҗәдә 7 июльгә каршы төндә Крымск шәһәренә 3 метр чамасы биеклектәге су ташкыны бәреп керә. 15 минут эчендә шәһәрнең өчтән бере су астында кала.
Үлүчеләрне, хәбәрсез югалучыларны эзләү дәвам итә. Биш меңләп йорт яраксыз хәлгә килгән.
Су басудан зыян күргән Крымск шәһәре халкына бүген һәр җирдә гуманитар ярдәм күрсәтүне оештыралар.
Хөрмәтле актанышлылар! Бәлагә таручы Крымск халкына көндәлек кирәк-яраклар, продукция белән, мөмкинлегегездән чыгып, ярдәм күрсәтсәгез иде. Ярдәм Актаныш авылы, Игелек үзәге бинасында кабул ителә.
Крымск халкы өчен кирәкле әйберләр, ашамлыклар: су, I сортлы он, макарон эшләнмәләре, карабодай ярмасы, балалар ашамлыгы: коры сөт катнашмалары; балык, ит консервлары, шырпы, шәм, бияләй, эш перчаткалары, урын-җир әйберләре, одеал, мендәр, матрас, йоклау өчен тегелгән махсус капчыклар, простыня, мендәр тышлыклары, савыт-саба, кер юу, шәхси гигиена чаралары, памперслар, бер тапкыр кулланыла торган савыт-саба.
Белешмәләр өчен телефоннар: 3-12-81, 3-07-51.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев