Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

“Таттелеком“нан бүләк

Шау чәчәккә, балаларның шат авазына, тәүге дәрескә чакырган кыңгырау тавышына күмелеп узган Белем көннәре тарих елъязмасында үз урынын алды. Яңа уку елы һәрвакыт яңалыкларга бай була ул. Берәүләрне җәйге ялларда яңарырга өлгергән мәктәп бинасы, сыйныф бүлмәләре каршы алды, яңа укытучылар, яңа дуслар, хис-кичерешләр...Чуракай авылы төп гомуми белем бирү мәктәбе исә...

Шау чәчәккә, балаларның шат авазына, тәүге дәрескә чакырган кыңгырау тавышына күмелеп узган Белем көннәре тарих елъязмасында үз урынын алды. Яңа уку елы һәрвакыт яңалыкларга бай була ул. Берәүләрне җәйге ялларда яңарырга өлгергән мәктәп бинасы, сыйныф бүлмәләре каршы алды, яңа укытучылар, яңа дуслар, хис-кичерешләр...Чуракай авылы төп гомуми белем бирү мәктәбе исә балаларны яңа спорт мәйданчыгы белән каршылады.
Быел да "Таттелеком" җәмгыяте үз гореф-гадәтләренә тугры калып, укучыларны сөендерде. Чуракай мәктәбенең элекке мәктәп яны яшелчә бакчасында балаларга спорт мәйданчыгы ясап бүләк иттеләр алар. Укучыларның күптәнге хыялы оешманың уңганнары: Нияз Нуртдинов, Илфат Латыйпов, Дамир Бәдретдинов, Кирам Фидаилов, шофер Вагыйз Вәлиев тырышлыгы белән чынга ашырылды. "Таттелеком" җәмгыяте мәктәпнең спортзалын да баетты: волейбол сеткасын, туплар, шул исәптән баскетбол туплары да бүләк итте.
Чуракай төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры Рамил Сәлахов район электр элемтәсе үзәге җитәкчесе Айрат Хәйретдиновка, оешма хезмәткәрләренә:
- Киләчәктә дә эшләрендә зур уңышлар, безне сөендергән кебек, башка мәгариф оешмаларын да шатландырырга насыйп булсын, - дип зур рәхмәтләрен юллады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев