Актаныш

Актаныш районы

16+
Хәйрия

Волонтерларның «Актаныш» хәрәкәте 31 гыйнварда махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм җибәрә

Тиздән Татарстан Республикасы буенча хокук тәртибе гаскәрләре запасы ветераннары һәм хәрбиләре берлегенең региональ иҗтимагый оешмасы каршында эшләп килүче волонтерларның «Актаныш» хәрәкәте бу атнада махсус хәрби операция зонасындагы сугышчыларга гуманитар ярдәм әзерләп озата. Бу мөһим вакыйга 31 гыйнварга планлаштырыла.

Гуманитар ярдәм ике төрле юнәлеш буенча юлга чыга: Берсе Херсон-Запорожье-Донецк-Луганск шәһәрләре буенча барачак. Икенчесе Белгород белән Курскига юл тота, бу якларда хезмәт итүче егетләребез артуга таба. 

«Актаныш» хәрәкәтен оештыручыларның берсе Илина Арсланова гуманитар ярдәм составында иң күбе маскировка челтәрләре, окоп шәмнәре, шәхси посылкалар булуын әйтте. Моңа кадәр «Актаныш» хәрәкәте тарафыннан 150 маскировка челтәре үреп фронтка җибәрелгән, бу япмаларны үрүдә өлкән яшьтәге хатын-кызлар, укучылар, студентлар, авыл җирлекләрендәге волонтерлар аеруча булышлык күрсәтә.

Махсус хәрби операциядәге якташларыбызның туганнарына, гаиләләренә безнең белән элемтәгә керүләрен сорыйбыз. Солдатларның кайда хезмәт итүләре турында төгәл белсәк, адреслы ярдәм тизрәк барып җитәр иде,- ди Илина Шәймәрдән кызы. 

«Актаныш» хәрәкәте сугышчыларның аерым теләкләрен дә үти. Шул ук вакытта актив волонтерлар белән элемтәдә тора. Мәсәлән, Белгородның илебез чигендәге Грайворон районындагы волонтер Алла Витальевна тәкъдиме белән маскировка челтәрләре, һәрбер сугышчыга аптечкалар әзерләп җибәрәләр. Шулай ук госпитальләрдә дәваланучы яралы солдатларга да кирәк-яраклар инде хәстәрләнеп куелган.

Посылкалар барып җитәрме, дип борчылучылар бар. Без озаткан әйберләр, иртәме-соңмы, барыбер адресатларының кулына барып керә. Менә кичә генә 1431 полктан Илгиз исемле якташыбыз элемтәгә чыгып, генераторны алуын әйтте, олы рәхмәтләрен җиткерде. Генераторны Актаныш районы мөхтәсибәте сатып алган иде. Байтактан озатсак та, солдатыбыз аны эчтән хәзер генә чыгып ала алды. Шулай булгач, безнең ярдәм юкка түгел.

Илина Арсланова бер генә буш вакытын да заяга уздырмый. Үзе эшли торган «Ихлас гамәл» хәйрия кибетендә маскировка челтәрләре өчен тасмалар кисә, окоп шәмнәре ясый.

Кибеттә гуманитар ярдәмгә әзерләнгән башка бик күп әйберләр дә юлга чыгуны көтә. Госпитальләргә простынялар, сөлге тастымалларны Илина ханымның кызы Мәрьям кисеп теккән.

Мәрьямнең сыйныфташлары- Актанышның беренче санлы мәктәбенең 8 сыйныф укучылары да волонтерлык хезмәтенә актив тартыла.

Алар сыйныф җитәкчеләре Диләрә Исмакаева белән даими төстә дәрестән соң «Актаныш» хәрәкәте оештырган маскировка челтәрләре үрү өмәсенә киләләр.

Актив гражданлык позицияләре, битараф булмаулары һәм махсус хәрби операциядәге солдатларга булышулары өчен укучылар  Татарстан Республикасы буенча хокук тәртибе гаскәрләре запасы ветераннары һәм хәрбиләре берлеге региональ иҗтимагый оешмасының рәхмәт хаты белән бүләкләнгәннәр. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев