Актаныш

Актаныш районы

16+
Бөек Җиңүгә 80 ел!

Актанышта Җиңү бәйрәмендә катнашучыларның исәнлегенә зыян килмәсен!

Бүген Актаныш районының террорга каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Комиссия рәисе, Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов утырышны ачып, районда Бөек Җиңүнең 80 еллыгын югары дәрәҗәдә оештыру кирәклеген әйтте.

9 май- Бөек Җиңү бәйрәмен халкыбыз өчен куркынычсыз итеп оештыру безнең төп бурычыбыз. Бәйрәм көне булса да, безнең – җитәкчеләр өчен җаваплы эш көне ул. Иң элек халыкта бәйрәм рухы тудыру мөһим. Кеше рәхәт һәм күңелле итеп ял итсен өчен без барысын да эшләргә тиешбез. Бигрәк тә иминлек мәсьәләләре игътибар үзәгендә. 

Бөек Ватан сугышында бабаларыбыз фашистларга каршы ничек көрәшкән, бүген безнең егетләребез дә махсус хәрби оепрациядә аларның батырлыгын кабатлый. Максат- бергәләп (РФ Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге, гадәттән тыш хәлләр бүлеге, сәламәтлек саклау юнәлешендә һәм башка тармакларда эшләүчеләр) тыныч тормышта халкыбызның иминлеген тәэмин итү,-диде Ленар Рафак улы. 

 Актаныш районы башлыгының террорга каршы көрәш буенча ярдәмчесе, комиссия сәркатибе Айдар Фәрдиев бәйрәм чараларына әзерлек һәм аларны уздыру чорында иҗтимагый иминлекне тәэмин итү һәм террорчылык актларын кисәтү буенча өстәмә чаралар турында чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев