Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

2023 елда Актаныш районында 5 коррупцион җинаять очрагы, 2604 хокук бозу ачыкланган

Бүген Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов рәислегендә коррупциягә каршы тору буенча комиссия утырышы булды.

Комиссия утырышы район башлыгының башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Айдар Фәрдиевнең 2023 елда Актаныш муниципаль районында коррупциягә каршы сәясәт чараларын гамәлгә ашыру турында хисабын тыңлаудан башланды. Айдар Фәнис улы 2015-2024 елларда Актаныш муниципаль районында коррупциягә каршы комплекслы программасы үтәлешенә анализ ясады.

 2023 елда Актаныш районында 5 коррупцион җинаять очрагы,  2604 хокук бозу ачыкланган.

Актаныш муниципаль районы буенча Контроль-хисап палатасы рәисе Мәрьям Яинова 2023 елда палата эшчәнлеге нәтиҗәләре белән таныштырды.

Үз чыгышында тикшерү нәтиҗәләре буенча кертелгән күрсәтмәләрнең үтәлешен контрольдә тоту, хокук бозуларны кисәтү һәм булдырмауны ассызыклады.

Комиссия эше барышында башкарма комитетның сатып алулар бүлеге җитәкчесе Алия Шакирова сатып алулар бүлеге буенча хисап тотты.

Коррупциягә каршы тору коралы буларак дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күп функцияле үзәге базасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү системасын камилләштерү буенча күпфункцияле үзәк җитәкчесе Рәйлә Фәрхетдинова үз фикер-тәкъдимнәрен җиткерде.

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов коррупция очракларын булдырмау буенча даими укулар, өйрәнүләр оештыру кирәклеген әйтте. Чөнки кайберәүләр ришвәтчелек турында белеп тә бетерми, кайбер хокук бозулар шул рәвешле килеп чыга, бер дә юктан җаваплы хезмәткәр җинаять җаваплылыгына тартыла.  

п 

Законнар үзгәреп тора. 2767 сатып алу 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев