Актаныш

Актаныш районы

16+
Бу мөһим

Аферистлар абитуриентларны ничек алдый

Югары уку йортларына һәм көллиятләргә кабул итү чорының иң кызган мәле. Бу – күпләр өчен дулкынландыргыч чор, һәм моны мошенниклар үз файдасына кулланырга тырыша. Алар түләүле бүлеккә укырга керергә теләүчеләргә имеш приём комиссиясеннән шалтыратып, акча үзләштерергә омтыла.

 

Мошенниклар куллана торган иң киң таралган алдау ысуллары түбәндәгеләр:

  • коммерция (түләүле) урыннарга конкурс барлыгын әйтәләр һәм шунда ук укырга кабул ителүне "тулы гарантияләү" өчен мөмкин кадәр тизрәк акча күчерергә тәкъдим итәләр

  • бюджет урыннарына өстәмә кабул итү игълан ителүе турында ялганлап, документларны карау өчен акча сорап алалар

  • үзләренең кабул итү комиссиясендә "ышанычлы кешеләр"е барлыгын раслап, ришвәт бирү юлы белән кабул итүне вәгъдә итәләр

Мондый алдаулардан саклану өчен гади генә кагыйдәләрне үтәгез:

  • мәгълүматны уку йортларының рәсми сайтларында яки кабул итү комиссиясенең телефоны аша тикшерегез

  • яшерен "махсус" керү юлларына ышанмагыз, акчаны арадашчылар аша күчермәгез

  • уку өчен түләүне бары тик уку йорты белән рәсми килешү төзегәннән соң гына, шушы оешманың банк реквизитлары буенча гына күчерегез

Чыганак: финанска багышланган аңлату-агарту ресурсы – Fincult.info

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев