Актаныш

Актаныш районы

16+
Бу мөһим

Актаныш якташлыгы махсус хәрби операциядә катнашучыларга концерт оештыра

27 ноябрьдә Казан шәһәренең «Чулпан» мәдәният үзәгендә 18:30 сәгатьтә «Донбасска хат» дип аталган хәйрия концерты була. Әлеге концерт махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү максатыннан оештырыла.

«Без бу концертны быел дүртенче тапкыр үткәрәбез. Узган ел программа «Әйләнеп кайтыгыз» дип аталган иде. Быел «Донбасска хат» дип атарга булдык. Концерттан кергән барлык акчалар да махсус хәрби операциядә катнашучыларга китәчәк. Без шулай һәр елны катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итәргә тырышабыз. Әлеге чара Казан шәһәре Актаныш якташлар җәмгыяте һәм администрация белән берлектә үткәрелә», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Казан шәһәре Актаныш якташлар оешмасы рәисе, оештыручы Вәсим Вахитов.

Бу концерт зур масштабка ия. «Анда дүрт халык артисты, биш Татарстанның атказанган артисты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре, популяр артистлар, җырчылар булачак. Шул исәптән «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле, «Риваять» этно-төркеме дә чакырулы. Концертта хәрби операциядә катнашучы егетләр үзләре дә чыгыш ясаячак», - диде оештыручы.

«Шулай ук без махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә, балаларына Актаныш якташләр җәмгыяте исеменнән бәйрәмнәрдә бүләкләр тапшырабыз. Актаныш район үзәгендә гаиләләрен җыеп зур итеп очрашу да оештырдык. Анда администрация җитәкчеләре, районның имамы булды. Мин үзем бронялы УАЗ патриот машинасы да бүләк иттем. Әлбәттә, елга берничә тапкыр оешмадан азык-төлек төяп машиналар җибәрәбез. Без һәрвакыт егетләргә ярдәм итәргә тырышабыз, чөнки алар безнең илне саклыйлар!», - диде Вәсим Вахитов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев