Актаныш

Актаныш районы

16+
Бу мөһим

«Актаныш юллары» кар белән көрәшә

Даими кар явулар башлангач, «Актаныш юллары» оешмасы Актаныш авылы урамнарын актив чистарту эшенә кереште. Кичәдән бирле оешма эшчеләре Ленин проспектында барлык булган техникаларын җәлеп итеп, тазарту эшләре алып бара.

Юл төзүчеләрнең төп вазифасы – юллардагы иминлекне тәэмин итү: чокыр-чакырлар һәм бозлавык барлыкка килүне булдырмау, шулай ук урамга чыгу юлларын һәм борылыш урыннарын вакытында ачып тору. «Актаныш юллары» оешмасына Ленин проспекты, тагын берничә урам, шулай ук универсам артындагы территорияне  чистарту билгеләнгән.

– Быелгы кар микъдарын үткән елныкы белән чагыштырырлык түгел, – ди прораб Раил Хафизов. – Башка елларда карны декабрьдә үк түгә башлый идек, бу сезонда кар Яңа елдан соң гына күпләп яуды. Көн саен 500 кубометрга якын кар чыгарабыз.

 «Актаныш юллары» оешмасының кар белән көрәшергә техник мөмкинлекләре җитәрлек. Бүгенге чистарту эшенә өч КамАЗ автомобиле, бордюр яннарыннан карны кырдыртырга грейдер һәм пресс-подборщик- кар төяү машинасы җәлеп ителгән. Эшчеләр дә көрәк белән анда-санда чәчелгән карларны җыя баралар, кар төяүгә контрольлек итә.

Авыл урамнарында йөрүчеләр, машина йөртүчеләр кар чистартучы машиналар хәрәкәтен күрүгә, тизлекләрен киметсеннәр, акрынрак йөрсеннәр, сак булсыннар иде,- ди юл төзүчеләр.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев