Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Актаныш районы ветеринария берләшмәсе бинасына СВОда һәлак булган Рамил Хөсәеновка багышлап истәлек тактасы куелды

Бүген Актаныш районында республиканың ветеринария хезмәте коллективы укулары уза. Бу мөһим чара районыбыз өчен истәлекле вакыйгадан башланды. Актаныш районы ветеринария берләшмәсе бинасына СВОда һәлак булган Рамил Хөсәеновка багышлап истәлек тактасы куелды. Рамил Рәүфәт улы озак еллар ветеринария берләшмәсендә эшләде, махсус хәрби операция башлангач, беренчеләрдән булып яу кырына китте.

Истәлек тактасы кую тантанасында Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов, ТР Министрлар кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов чыгыш ясады.  

Бу хакта алдагы материалларыбызда тулырак яктыртачакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев