Авыл җирендә 30 еллык хезмәт стажы булган пенсионерлар иминият пенсиясенә 25 процент күләмендә өстәмә түләү алырга хокуклы. 2026 елда әлеге өстәмәнең күләме 2396 сум тәшкил итә. III төркем инвалидлыгы булган пенсионерлар өчен исә өстәмә түләү 1198 сумга тигез.
Өстәмә түләү кемнәргә каралган?
-
Түләү картлык яки инвалидлык буенча иминият пенсиясе алучы эшләмәүче пенсионерларга билгеләнә.
-
Төп шартларның берсе — түләү билгеләнгән вакытта пенсионерның авыл җирендә яшәве. Шул ук вакытта, соңрак авылдан шәһәргә күченеп киткән очракта да, әлеге өстәмә сакланып кала.
-

Стажга нинди эшләр керә?
-
Авыл хуҗалыгы стажына үсемлекчелек, терлекчелек һәм балыкчылык тармакларында, шулай ук махсус исемлеккә кергән һөнәрләр буенча эшләгән еллар исәпләнә.
-
1992 елның 1 гыйнварына кадәр колхозларда, совхозларда, авыл хуҗалыгы артельләрендә һәм крестьян хуҗалыкларында куйган хезмәт вазыйфага бәйсез рәвештә стажга кертелә.
Нет комментариев