Әнәк авылында Татарстан Конституциясенең 33 еллыгына багышланган зур бәйрәм чаралары уза
Бүген Актаныш районы Әнәк авылында Татарстан Республикасы Конституциясенең 33 еллыгына багышланган зур бәйрәм чаралары уза.
Әнәк – бар дөньяга танылган, зирәк сәясәтче, Татарстан Республикасының беренче президенты Минтимер Шәймиевнең туган авылы.
Республикабызның суверенлык алуы, үзенең Конституциясе кабул ителү, «Тузган торакны бетерү», «Газлаштыру», «Социаль ипотека» кебек программаларны гамәлгә ашырып, бүген Россиянең иң уңышлы социаль-икътисади төбәгенә әйләнүе, әлбәттә, якташыбыз Минтимер Шәрип улының һәм республика җитәкчелегенең олы казанышы. Татарстан Конституциясе көнендә республикабызның танылган җитәкчеләре, җәмәгать эшлеклеләренең бергә Әнәккә җыелуы шушы бәйрәмнең асылын тагы да ассызыклады.
«Сетевая компания» генераль директоры, якташыбыз Илшат Фәрдиевнең ныклы канаты астында оешып киткән «АМАНАТ» гаилә хәйрия фонды тарафыннан быел Әнәктәге Шәрип Шәймиев музеенда, «Бабайда кунакта» парк-комплексында зур реконструкция эшләре башкарылды.
Бәйрәмгә Татарстанның төрле төбәкләреннән килгән җитәкчеләр, алар арасында Татарстан Республикасы мөфтие Камил Сәмигуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев, Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов та бар иде, кунаклар менә шушы яңартылган рухи байлыгыбыз белән таныштылар, данлыклы шәхесләребезнең балачак эзләреннән аяк атладылар. Шулай ук авыл зиратында әби-бабаларның рухына изге догалар кылдылар.
Очрашуны «Баламишкин» гармунчылар ансамбле тагы да ямьләде, тирә-юньдә бертуктамый татар халык җырлары яңгырап торды.
Очрашу мизгелләре безнең фотосурәтләрдә.
Айнур Гыймадиев фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев