Бүген «Актаныш» агрофирмасы уңганнары урып-җыюны бәйрәмчә төстә тәмамлады
Бүген районыбызның «Актаныш» агрофирмасы бөртеклеләрне җыеп алу уңаеннан игенчеләребезне хөрмәтләү бәйрәме уздырды.
Гәрәбәдәй бодай бөртекләре белән тулышкан соңгы басуны берьюлы 6 комбайн белән урып алдылар.
Кыр корабларының өстендә Татарстан Республикасы байраклары җилферди.
Комбайн бункерына җыелган икмәк елга булып йөк машиналарының арбаларына ага.
Быелгы үзенчәлекле авыл хуҗалыгы елында туган як кырларында мондый уңыш үстерү үзе зур батырлык.
Иртәдән кичкә кадәр басу-кырлардан кайтып кермәгән механизаторларны, шоферларны, агрформаның җитәкче-белгечләрен Кызыл олау бәйрәме белән котларга Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов та килде.
- Табигать безне сыный, әмма сез үзегезнең хезмәтегезгә тугрылыклы икәнлегегезне исбатлап вакытында урып-җыюны тәмамлыйсыз. Вакытында туфракны эшкәртеп, технологияләрне саклап эшләүнең, барыбызның да фидакарь хезмәтенең матур нәтиҗәсе бу. Бүген җыеп алган икмәкләрне тыныч тормышта ашарга, бу дөньяның рәхәтен күрергә язсын иде. Егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсыннар. Сезнең кебек кешеләргә тиңләшеп үрнәк алып яшәргә, эшләргә язсын! Юк дисәң, юк ул, бар дисәң, бар ул. Өйдә яткан кешегә берәү дә китереп бирми. Эшлисең икән, менә шулай, Баязит Мөхәммәтов әйтмешли, батырып эшләргә кирәк!- дип кайнар котлауларын, олы рәхмәтләрен җиткерде Ленар Рафак улы.
"Актаныш" агрофирмасы басуларында тарихи мизгелләрне кабат хәтердә яңарттык.
Кул белән урак урган апа-җиңгиләр, каерылып чалгы белән чабылган икмәк көшелләре, бөртекләрне чабагач белән сугу, аннан ярма итеп яру күренешләрен Актанышбаш авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре спектакль рәвешендә күрсәтте.
XXI гасыр технологияләре заманында да безнең халык икмәкне олылый, зурлый белә, яшь буын ипекәйнең бик күпләрнең маңгай тире аша табынга килүен күреп үсәргә тиеш.
Әлеге бәйрәмне узган 2022 нче елда да матур итеп оештырган баш агроном Газинур Әхмәев быел да урып-җыюның тәрбияви ягына да игътибар иттек, ди.
Бу хакта алдагы язмаларыбызда тулырак яктыртачакбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев