Бүген, 30 апрель- ут белән көрәшүче курку белмәс ир-егетләр-янгын сүндерүчеләр көне!
Бүген районыбызның янгын сагы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен – Янгын сагы көнен билгеләп үтәләр.
Янгын сагы гамәлдә булган тарихта аның исеме һәм петлицалардагы билгеләре бер генә тапкыр үзгәрмәгән. Әмма табигать бәла-казаларын һәм техноген аварияләрне булдырмау, янгыннарны профилактикалау, шулай ук сулыкларда халыкның иминлеген тәэмин итү буенча чаралар үткәрү төп максат булып кала бирә.

Актаныш районының 103 нче янгын сагы хезмәткәрләре 2025 елдан яңа бинада хезмәт куялар.

Янгын сагы хезмәткәрләре — җәмгыятебезнең иминлеген саклаучы төп көчләрнең берсе. Табигать афәтләренә һәм кеше игътибарсызлыгыннан килеп чыккан янгыннарга каршы торуда аларның фидакарьлеге соклану уята. Хезмәт бурычын үтәүдә алар үз гомерләрен куркыныч астына куеп, иң беренче булып ярдәмгә киләләр. Төзелеш һәм эксплуатация барышында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен катгый контрольдә тоту — бу хезмәтнең аерылгысыз өлеше. Чорлар үзгәрсә дә, янгын сүндерүчеләрнең төп миссиясе үзгәрешсез кала: кеше гомерен саклау һәм һәлакәткә юл куймау.

«Язгы чорда янгыннарның күбесе кеше игътибарсызлыгыннан килеп чыга. Үлән ягу, чүп яндыру — җил юнәлеше үзгәрү белән зур һәлакәткә китерергә мөмкин», — ди ул.
Май бәйрәмнәре якынлашканда, янгын сүндерүчеләр халыкны аеруча сак булырга чакыра. 11 майга кадәр махсус режим булуын истә тотып, ачык учаклар ягу катгый тыела. Шашлык пешерү өчен махсус мангал зоналарын яки комлы, куркынычсыз урыннарны сайлау мөһим.
Тагын бер яшь янгын сүндерүче егетебез Айдар Сафин биш ел элек Кырымда хәрби хезмәт үтеп кайткач, балачак хыялын чынга ашыра. Гаиләсендә янгын сүндерүчеләр булмаса да, ул балачактан ук ут белән көрәшүче техникага һәм кешеләргә ярдәм итүче ир-егетләргә сокланып үсә. Бүгенге көндә ул инде каравыл җитәкчесе дәрәҗәсенә күтәрелгән.
Актаныш районының 103нче янгын сакчылыгы бүлеге каравыл җитәкчесе Илназ Закиров ут белән күзгә-күз очрашканда кулланыла торган җиһазлар турында сөйләде.
30 килограммлы «икенче тире»
Янгын сүндерүчеләрнең киеме — «боевая одежда» — ут та, су да үткәрми торган махсус материалдан тегелә. Аның составында ниләр бар?
-
Баш киеме: Уттан һәм механик бәрүләрдән саклаучы каска.
-
Куллар: «Крага» дип аталучы махсус перчаткалар.
-
Аяклар: Бик югары температураларга чыдамлы махсус итекләр.
-
Аркада: Тышкы мохит белән бәйләнеше булмаган тын алу баллоннары.
Бу киемнәр бик авыр. Коткару җайланмалары, фонарьлар, махсус җепләр һәм башка коралларны алганда, янгын сүндерүче үзе белән дистәләгән килограмм йөк күтәреп ут эченә кереп китә. Гадәттә, янгын булган бинага өч кешедән торган махсус звено керә.
Су запаслары: Машинада ничә тонна су бар?
Янгын сүндерүчеләрнең техника паркы да ныклы. Актаныш районында һәрвакыт хәрби әзерлектә ике КамАЗ һәм резервта ЗИЛ-131 машинасы тора.
«Бер КамАЗ машинасы 8 тонна су һәм 800 литр махсус пена (күбек) сыйдыра. Бу — янгынны тиз арада локальләштерү өчен бик зур көч», — ди Илназ Закиров.
Чакыру килгәч
Янгын турында хәбәр килү белән диспетчер обстановканы бәяли. Машиналарның чыгып китүе махсус расписание нигезендә башкарыла. Беренче расчетта гадәттә смена начальнигы һәм ике янгын сүндерүче чыгып китә.
Әгәр ут көчле булса, янгын сүндерүчеләр рация аша өстәмә көч сорый ала. Мондый очракларда авыл җирлекләрендәге ирекле янгын сүндерүчеләр командалары (ДПК) бик зур ярдәм күрсәтә. Алар су китерү һәм утны чикләү эшендә һөнәри сүндерүчеләрнең уң кулына әйләнә.
Янгын сүндерүче һөнәре — ул физик көч, техник белем һәм тиз карар кабул итү осталыгы ул. Безнең район иминлеген саклаучы бу егетләр һәр секундның кадерен белеп эшли.
Юл бирегез — без ашыгабыз!»
Биш еллык тәҗрибәсе булган Айдар Сафин янгын вакытындагы стресслы хәлләрне юлдагы тоткарлыклар тагын да катлауландыруын билгеләп үтте. Янгын машинасы махсус авазлы сигнал (сирена) һәм күк утларын кабызып килә икән, димәк, ул кемнеңдер гомерен сакларга ашыга.
«Актаныш буенча чыгып киткәндә барлык машина йөртүчеләр дә юл бирсен иде. Кагыйдә буенча, сигнал биргән янгын машинасын күргәч, йөртүчеләр кырыйга чыгып туктарга һәм юлны тулысынча бушатырга тиешләр», — ди Айдар Сафин.
Кышкы сынау: Чистартылган юллар һәм гидрантлар
Янгын сүндерү эшендә су запасы — иң мөһим фактор. Машинадагы су беткән очракта, коткаручылар авыллардагы пожарный гидрантларга, колонкаларга яки водоемнарга мөрәҗәгать итә. Биредә төп кыенлык — аларга керү юлларының торышы.
Илназ Закиров бу мәсьәләнең мөһимлеген ассызыклады:
-
Гидрантларның торышы: Һәр авылда гидрантлар төзек булырга һәм су белән тәэмин ителгән булырга тиеш.
-
Кардан чистарту: Кышкы чорда гидрантларга һәм водоемнарга килү юллары обязательно кардан эттерелгән булырга тиеш.
«Минем эш юнәлешем нәкъ менә гидрантларны чистартуны контрольдә тотуга һәм авыл җирлекләре башлыкларына вакытында мәгълүмат җиткерүгә бәйле. Без авыл советларына махсус хатлар язабыз, чөнки теләсә кайсы вакытта машина белән килеп су ала алсак кына, янгынны тиз сүндерә алабыз», — дип аңлатты Илназ.
Балалар иминлеге
Язгы һәм җәйге чор ял итү өчен генә түгел, ә иминлек мәсьәләләрен тагын да көчәйтү вакыты да. Сулыклар ачылу, урманнарның яшеллегә күмелүе балаларны үзенә тарта, ләкин бу матурлык артында зур куркыныч та яшеренергә мөмкин. Актанышның 103нче янгын сакчылыгы бүлеге белгечләре ата-аналарга мөһим мөрәҗәгать белән чыкты.
Балаларны игътибарсыз калдырмагыз!
Илназ Закиров үзенең хезмәт тәҗрибәсендә булган аянычлы хәлләрне искә алып, ата-аналарны игътибарлы булырга чакыра.
«Балалар — бик кызыксынучан һәм куркыныч контингент. Аларны су буйларына, урманнарга берүзлщрен җибәрмәгез. Су буенда бер-берсе белән шаяру, этешү яки яңгыр суы тупланган урыннарга керү фаҗигагә китерергә мөмкин. Урманнарда адашу куркынычын да онытмаска кирәк», — ди Илназ.
«Бер минут эчендә чыгып китәргә тиешбез»
Янгын сүндерүчеләр ут белән генә көрәшми, алар суга батучыларга да ярдәмгә ашыга. Айдар Сафин сүзләренчә, чакыру керү белән коткаручыларның әзерләнеп чыгып китү өчен бер минут кына вакыты бар.
Коткару хезмәтенең «арсеналында»:
-
Махсус ныклы җепләр;
-
Коткару баскычлары;
-
Судан кешене тиз арада чыгару өчен башка җайланмалар.
Ярдәм никадәр тиз килсә, кеше гомерен саклап калу мөмкинлеге шулкадәр югары була.
Коткаручыга корычтай ныклык кирәк
Кешене ут эченнән яки судан чыгару өчен физик көч бик мөһим. Янгын сүндерүчеләр — ул спортчылар да.
-
Даими зачетлар: Коткаручылар квартал саен теоретик белемнәреннән һәм физик әзерлекләреннән имтихан тапшыралар.
-
Спорт залы — икенче йорт: Һәр янгын частенда спортзаллар бар, анда егетләр нормативлар тапшыру өчен һәр көнне шөгыльләнә.
-
Теория һәм практика: Коткаручы булу — ул физик көч кенә түгел, ә техник җайланмалар белән оста эшли белү һәм стресслы хәлләрдә дөрес карар кабул итү дигән сүз.
Нет комментариев