Бүгеннән районыбызның һәр гаиләсе контрольгә алынырга тиеш (видео)
Бүген Татарстан Республикасы хокук саклау органнары белән узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов район башлыкларына авыл җирлекләрендәге һәр йортны, һәр ишек алдын игътибарга алырга кушты.
Халыккка, бигрәк тә күп балалы гаиләләләргә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре ныклап аңлатылырга тиеш. Профилактик әңгәмәләр системалы төс алсын, янгынга каршы чаралар көчәйтелсен- бу таләп район башлыкларына кичә, 18 июнь көнне Тукай районында булган коточкыч фаҗигагә бәйле рәвештә узган оператив киңәшмәдә җиткерелде. Якшәмбе көнне Тукай районында ут җиде кешенең, шул исәптән дүрт баланың гомерен өзде.
Көнкүреш янгыннарын кисәтү чараларын оештыру Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы , социаль хезмәт күрсәтү вәкилләре, волонтерларга йөкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев