Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Эшкә урнаштыру ярминкәсенә махсус хәрби операциягә катнашырга теләүчеләр дә мөрәҗәгать итте (фото һәм видео)

Бүген муниципаль дәрәҗәдә узучы «Россиядә эш»- «Работа в России» эшкә урнаштыру ярминкәсендә район хәрби комиссариаты хезмәткәрләре дә катнашты.

           "Россиядә эш"- "Работа в России" эшкә урнаштыру ярминкәсенә килүчеләр арасында нәкъ менә хәрби хезмәт, махсус хәрби операциядә катнашучыларга күрсәтелүче ярдәмнәр турында кызыксынучылар шактый булган. Кайбер хатын-кызлар  ирләре, абыйлары, башка туганнары өчен дәүләт ярдәмнәре турында белешергә теләп мөрәҗәгать иткәннәр.

             Район хәрби комиссары Ленар Әхмәтҗанов безнең иҗат төркемен дә килешү нигезләре, өстенлекләре белән таныштырды. 

         Бүген махсус хәрби операциядә катнашучыларның айлык хезмәт хакы 204 мең сумны тәшкил итә. Контрактны бер елга төзегәндә бер тапкыр 195 мең сум акча түләнә. Килешү нигезендә махсус хәрби операциядә катнашучыларга, аларның гаиләләренә бик күп төрдә ярдәмнәр билгеләнгән.

Социаль иминиятләштерү, медицина ярдәме, балалар бакчаларына йөрү, түгәрәкләрдә шөгыльләнү- барысы да бушлай. Дәүләт хәрби хезмәттәгеләрне кием һәм туклану белән тулысынча тәэмин итә. Быелдан махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары югары һәм махсус уку йортларына керү имтиханнарыннан башка гына керә ала.

Хәрби училищега сентябрь аенда барырга өлгермәсә, балаларны октябрьдә, ноябрьдә дә кабул итәләр. Ленар Сәмигулла улы хәрби һөнәр алырга теләүчеләргә документларны әзерләүдә ярдәм итәбез, дип вәгъдә бирде.

             Махсус операциягә кемнәрне чакыралар соң?  19-60 яшьлек моңарчы армия сафларында хезмәт иткән ир-егетләр, 65 яшькәчә сирәк белгечлеге булган хәрбиләр белән 1, 3, 5 елга, шулай ук азрак вакытка контракт төзелә. Махсус хәрби операциягә барырга теләмәүчеләр Россиянең башка төбәкләрендә хезмәт итә ала.

         Берочтан Ленар Әхмәтҗанов Актаныш районының хәрби комиссариатына контракт хезмәте инструкторы кирәклеген дә хәбәр итте. Әлеге вазифадагы белгеч документлар белән эшли. Инструкторның айлык хезмәт хакы 27 мең сум, хезмәт хакы белән бергә контракт төзегән өчен бер тапкыр 195 мең сум акча бирелә. Инструктор эшкә кергәндә сержант хәрби дәрәҗәсендә хезмәтен башлый. Звание, эш стажы арткан саен хезмәт хакы да арта. 

             Актаныш районы буенча контракт буенча хәрби хезмәткә китүчеләр шактый. Срочный хезмәт үтүчеләр арасында контракт төзүчеләр дә бар. Хезмәт хакы - югары, мәсәлән, Төньяк Флотта хезмәт итүчеләрнең 100 мең сумнан да күбрәк алганнары да бар.  

            Хәрби хезмәткә ир-егетләрне генә түгел, 20 яшьтән 40 яшькәчә хатын-кызларны да чакыралар. Махсус хәрби операциягә киткәнче нәфис затлар 3 ай дәвамында Самарада өйрәнүләр уза, хәрби һөнәрләр өйрәтелә,  бу вакытта аларга ай саен 26 мең сум хезмәт хакы түләнә.

             Хәрби контракт төзелер алдыннан кандидатларның электән хөкем ителгәнме, юкмы икәнлеге тикшерелә. Россия Федерациясе Президенты карары белән күпчелек хөкем ителүчеләргә карата таләпләр йомшарды. Әгәр авыр җинаятьләр ясалмаса, хәрби хезмәт өчен киртәләр юк. Медицина комиссиясе сәламәтлек дәрәҗәсен тикшереп, Б-3, Б-4 дәрәҗәсе белән бәяләсә гражданга контракт төзергә юллар ачык. 

Ләйсән ГАЗИЗОВА фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев