Гөлфинә Мөхәммәдиева: «Журналистлар – гаилә кыйммәтләрен ныгытуда алгы сафта»
Актаныш районы башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Мөхәммәдиева гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге белән тыгыз хезмәттәшлек алып барган журналистларның хезмәтен югары бәяләде.
Гөлфинә Баян кызы матбугат көне уңаеннан район башлыгы белән очрашуда катнашты һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы ЗАГС идарәсе җитәкчесе Әхмәтова Эльвира Фәнис кызының рәхмәт хатларын тапшырды.
Гаилә кыйммәтләренә багышланган чараларны яктыртуда һәм ата-аналыкны хуплау юнәлешендәге актив эшчәнлекләре өчен
«ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Актаныш-информ» сайт редакторы Ләйсән Газизова,
«Актаныш-информ» директорының телевидение буенча урынбасары Регина Сәлахова,
«Актаныш-информ» директорының радио буенча урынбасары Әлфия Мөхәммәтова,
«Актаныш-ФМ» радиосы диктор-корреспонденты Фәния Рәшитова, «Актаныш таңнары» газетасының җаваплы редакторы Филиза Гомәрова рәхмәт кәгазе белән бүләкләнделәр.
Гөлфинә Баян кызы үз чыгышында журналистларның район тормышында зур роль уйнавын ассызыклады, гаилә кыйммәтләренең һәрвакыт әһәмиятле булып калуын билгеләп үтте: “Нинди генә вакыйгалар булса да, гаилә кыйммәтләре үзенең көчен беркайчан да югалтмый. Ел дәвамында без гаиләләр белән актив эш алып барабыз, ә бу эшләрне халыкка җиткерүдә сез, журналистлар, чыннан да алгы сафтан барасыз.”
Ул шулай ук мәгълүмат чараларының оператив эшчәнлеген югары бәяләде: “Безнең районда узган һәр чара вакытында яктыртыла. Нинди генә чара үткәрелмәсен, «Актаныш» сайтына кереп карасаң, язмалар, репортажлар, фотолар инде урнаштырылган була. Телевидениедә күрсәтелгән сюжетлар да бик сыйфатлы, матур. Мондый эш башка районнарда сирәк очрый дип әйтәсем килә. Сезнең хезмәтегез нәтиҗәсендә безне республика күләмендә дә күрәләр, таныйлар.”
Актаныш матбугатының барлык юнәлешләре дә аерым мактауга лаек булуын әйтте ул. “Актаныш таңнары” газетасы, сайты, радио һәм телевидение эшчәнлеген мисал итеп китереп, журналистларның һәр гаилә, һәр вакыйгага игътибарлы булуын билгеләде. “Мәсәлән, узган ел 14 пар никах теркәлде, һәм аларның һәркайсы матбугатта яктыртылды. Радиода да һәр чыгышны тыңларга тырышам – викториналар, гаиләләр турында тапшырулар бик кызыклы,” – диде ул.
Гөлфинә Мөхәммәдиева Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы ЗАГС идарәсе җитәкчесе Әхмәтова Эльвира Фәнисовнаның да ярдәме зур булуын искәртте. Аның сүзләренчә, идарә тарафыннан ЗАГС хезмәте эшчәнлеген киң яктыртуга зур игътибар бирелә, һәм бу юнәлештә журналистлар белән хезмәттәшлек аеруча әһәмиятле.
Чыгышын ул рәхмәт сүзләре белән тәмамлады: “Сезгә чын күңелдән зур рәхмәт. Алга таба да бергә-бергә матур итеп эшләргә язсын. Сәламәтлек, иминлек, иҗади уңышлар телим!”
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев