Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Камадагы күпер ел ахырына төзелеп бетә: Казанга бару ике сәгатькә кыскара

Соңгы елларда Татарстан Республикасы аша уза торган М12 һәм М7 федераль трассаларына колачлы реконструкция ясала. Ике федераль юл өчен мөһим булган объект- Кама елгасы аша салына торган күпернең 80 проценты әзер, дип белдерде төзүчеләр.

Кама елгасындагы күпернең озынлыгы 1, 3 километр. Яңа күпер стратегик объект — Түбән Кама ГЭСы плотинасындагы йөкләнешне киметергә тиеш. 

 «Волга» М7 федераль трассасының Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрен урап уза торган тармагы нәкъ шушы яңа күпер белән тоташа. Димәк Уфа – Казан юлы аша баручылар Яр Чаллы шәһәренә кермичә күпер аша кирәкле ноктага барып җитәчәк. Шулай итеп, төзүчеләр әйтүенә караганда, Казанга бару вакыты гадәттәгедән ике сәгатькә кыскара. 

Яңа күпер «Сыйфатлы имин юллар» милли проекты буенча графиктан алда төзелә. Контракт буенча объект 2025 елның октябрендә файдалануга тапшырылырга тиеш. Яр Чаллыдагы «Волга-Вятскуправтодор» юл хуҗалыгының әйдәп баручы эксперты Юрий Крашенниников журналистларга Кама елгасы аша салына торган күпернең техник яктан 80 проценты әзер, күперне 2024 ел ахырына тапшырачакбыз, диде. 

Фото
 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев