Актаныш

Актаныш районы

16+
Бу мөһим

Мәктәп яны лагеренда очрашу

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт бюджет учреждениесенең Актаныш районы буенча җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова Актанышның 2 нче урта мәктәп яны лагеренда ял итүче балалар белән очрашты.

Биредә 1нче, 2 нче, 3 нче, 4 нче сыйныфларны тәмамлаган  егерме бала ял итә. Алар егерме бер көн дәвамында җәйге ялларын күңелле һәм файдалы итеп уздыралар.

Әйдаманнар булып, башлангыч сыйныф укытучылары Альбина Борһанова белән Гөлнур Мусиналар эшли. Алар балалар өчен  алдан төзелгән план нигезендә төрле спорт, күңел ачу чаралары оештыралар.  

– Лагерьга балалар иртәнге  сәгать 8дә киләләр. Аларны өч тапкыр ашатабыз. Кичке якта сәгать  2дә өйләренә таралышалар. Балаларга ошый. Ике отрядка бүленеп, төрле ярышларда көч сыныйлар, – ди лагерь җитәкчесе Энҗе Нәбиева.

Ләйсән апалары Мөхәммәтованы да алар көтеп алганнар. Ул алар белән юл йөрү кагыйдәләренә багышланган төрле өстәл уеннары оештырды. Викторина сорауларына җаваплар бирделәр. Балалар үзләренең бу өлкәдә шактый белемле булуларын күрсәттеләр.

– Мондый очрашулар аеруча яхшы нәтиҗә бирә. Уеннар ярдәмендә балалар юл йөрү
кагыйдәләрен ныграк истә калдыралар. Үсә төшкәч тә аны онытмыйлар. Юлларда йөргәндә кагыйдәләрне сакларга тырышалар, –  ди Ләйсән Мөхәммәтова.

Ул балаларга каникулларда күңелле ял итүләрен, юлларда сак йөрүләрен теләде. Балаларга юл йөрү кагыйдәләре язылган буклетлар таратты.

Рузилә ХӘСӘНОВА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев