Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Профилактик рейдта: Питбайкта йөргән мәктәп укучылары тоткарланды

Актаныш урамнарында мотоцикл, питбайк, скутер, квадроциклларда йөрүче җилкенчәкләр саны артканнан-арта. Бу халык арасында, киң җәмәгатьчелектә урынлы борчу уята. Чөнки бу төр техниканың тавышы бик көчле, ачык тәрәзәләр аша өйләргә үтеп керә, төнге йокыга комачаулый. Балаларның үзләренең иминлегенә дә зур куркыныч тудыра. Бүген Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге һәм район ДАИ хезмәткәрләре әлеге уңайдан чираттагы профилактик рейд уздырды.

57 бистәдәге "Остаз" һәм «Пятерочка» кибете парковкасына килеп туктауга ук полиция хезмәткәрләре каршына питбайктагы яшүсмер очрады. Әтисе тиз генә кибеттән кирәкле әйбер алып кайтырга кушкан икән. 14 яшьлек егет әнә шулай көтмәгәндә хокук сакчылары тарафыннан тоткарланды.

 Питбайкта бик йөрисем килгәч әтиләр алып бирде, үземнең җыйган акчаларымны да куштым. Инде мине икенче тапкыр туктаталар. Сатмыйча булмас бу питбайкны,- ди егет безнең белән ачылып китеп.

Яшүсмер телефоннан үзенең тоткарлануы турында шалтыратып әйтүгә, полиция хезмәткәрләре янына әти кеше дә килеп җитте.

Гамил Авзал урамында да әлеге техниканы иярләгән егеткә полиция хезмәткәрләре белән очрашырга туры килде. Күренеп тора- заманча мотороллер әле өр-яңа, руль артындагы егетнең экипировкасы питбайкта җилдерә торган, махсус жилеттан, саклагыч шлемы да бар. Әмма йөртүчегә нибары 14 яшь. Питбайкларда 16 яше тулган, мототехниканы йөртергә хокук бирә торган таныклыгы булган яшьләр генә утыра ала. Менә шушы кагыйдәне Актанышта бик күпләр белми, белеп тә законны санга сукмый. 

ДАИ җитәкчесе Ренат Шәмсиев бу куркыныч техник  чараларны балаларына алып биргә ата-аналарны акылга килергә чакырды:

Республикада скутер, питбайклар белән бәйле юл һәлакәтләре барыбызны да борчый. Балаңны мондый тип транспортка утырту- олы ялгышлык.  Бу хакта статистика үзе сөйли. Күптән түгел Лаеш районында квадроциклы белән бәрелеп бер бала һәлак булды, берсе яраланды.

Актаныш районында мондый төрдәге техникалар белән фаҗигаләр әлегә теркәлмәсә дә, бәла аяк астында. 14 яше тулмаган көе «М» категорияле йөртү таныклыгы булмыйча мондый төр техникаларда йөргән балаларның ата-аналары административ җаваплылыкка тартыла, аларга административ кодексның 5.33 маддәсе буенча җаваплылык каралган. 27.13 маддә нигезендә транспорт тоткарлана. Әлеге хокук бозу турында  мәктәпкә, балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлекчәсенә хәбәр ителә. Бала белән мәктәптә аерым профилактик әңгәмә үткәрелә. Питбайк транспорт чарасы түгел, ә спорт инвентаре. Питбайта бары тик махсус урыннарда- мәйданчыкларда гына йөрергә рөхсәт ителә.

Бүгенге рейд барышында республикакүләм "Куркынычсызлык каешы", "Такси" оператив чаралары кысаларында автомобиль йөртүчеләр тикшерелә, алкоголь яки наркотик кулланып руль артына утыручылар ачыклана.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

1

7

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев