Сәламәтлек, ихтыяр көче, җиңүгә омтылыш: Актанышның мактаулы физкультурачыларын хөрмәтләделәр
Бүген, август аеның икенче якшәмбесендә билгеләп үтелә торган Физкультурачылар бәйрәме. Әлеге истәлекле көндә сәламәтлек, ихтыяр көче, җиңүгә омтылыш үрнәге- Актанышның мактаулы физкультурачыларын хөрмәтләделәр.
Актанышның «Яшьлек» яшьләр үзәгендә районыбыз халкын сәламәт яшәү рәвешенә тартучы, балаларыбызда, яшьләребездә кече яшьтән физкультурага һәм спортка мәхәббәт тәрбияләүче укытучылар, тренерлар, спорт ветераннарын хөрмәтләү тантанасы узды. Аларның һәммәсе- сәламәтлек, ихтыяр көче, җиңүгә омтылыш үрнәге.
Актаныш муниципаль район башлыгы Ленар Зарипов алдынгы остаз- спортчыларга Татарстан Республикасы бүләкләре
һәм райондашларыбызга ГТОның мактаулы билгеләрен тапшырды:
- Актанышның спорт өлкәсендәге уңышлары зурдан! Балалар белән беррәттән зурлар да спорт юнәлешендә үзләрен күрсәтә, шөгыльләнә. «Спорт белән шөгылләнгәндәге авырту вакытлы күренеш, әмма кешедә батырлык, түземлек, үз-үзеңә ышаныч, тәрбияли», дигән сүзләр белән тулысынча килешәм. Яу кырындагы егетләребезнең күбесе- спортчылар. МХОдә һәлак булган шахматчы, йөгерешче Нияз Фәррахов исемендәге шахмат ярышын оештырдык. Менә шундый бәйгеләрне күбрәк үткәрергә кирәк. Мөмкинлекләре чикле балаларыбыз спорт ярышларында призлы урыннар яулый. Лиана Ганиева, Азат Габдрәшитов кебек спортчыларыбыз Актаныш районы горурлыгы. Аларны сез- остазлар тәрбияләп үстердегез, сезнең фидакарь хезмәт нәтиҗәсе. Районыбызда спорт белән шөгыльләнергә бар мөмкинлекләр дә бар. Менә шундый мөмкинлекләрне тудырган өчен Россия президенты В. В. Путинга, татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка, «Бердәм россия» сәяси партиясенә зур рәхмәт!- диде үзенең котлауларын җиткергәндә Ленар Рафак улы.
Актаныш районының физкультура-спорт юнәлешен үстерүдә олы хезмәт куйган ветеран укытучылар Шамил Латыйпов, Гүзәл Шәвәлиева һәм әле дә лаеклы ялда булуга карамастан, балаларыбызны шахматка өйрәтүче тренер, Татарстанның атказанган спорт остасы Фәһим Галимов үзләренең яшь коллегаларына эшләрендә уңышлар теләделәр, җитәкчеләргә хөрмәтләре өчен рәхмәт әйтеп чыгыш ясадылар.
- Бүген районыбызда Физкультурачылар бәйрәме узды.
- Актаныш районының спорт һәм физкультура юнәлешен үстерүче хезмәткәрләр Татарстан Республикасы һәм Актаныш районы хакимияте бүләкләренә лаек булды.
- Волейбол лигасында җиңүче мәктәпләргә спорт туплары бирелде.
- Дүрт райондашыбызга ГТОның Алтын билгеләрен тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев