Актаныш районы физкультурачылары унөч спорт төрендә зур уңышларга иреште
Актаныш районында 13 спорт төре буенча шөгыльләнү өчен зур мөмкинлекләр тудырылган.
Заманча спорт сарайлары, тәҗрибәле, үз һөнәренең остасы булган тренерлар составы белән лаеклы горурлана алабыз. Спортчы укучылар Татарстанда, Россиядә зур җиңүләргә ирешәләр, Актаныш данын еракларга тараталар. Әлеге уңышларга ирешүдә күп көч куйган физкультурачылар, спортчылар, спорт мәктәпләре хезмәткәрләре Актаныш муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова кулыннан мактау һәм рәхмәт хатларына ия булдылар.
Балаларыбызны ныклы рухлы, тырыш, түземле итеп тәрбияләү сезнең һәм безнең өстә. Без-муниципаль хезмәткәрләр спорт белән даими шөгыльләнәбез. Кайчан гына тренировкага барсак та, остазларыбызның тырышлыгына, балаларны ярышларга җиренә җиткереп әзерләүләренә үз күзләребез белән шаһит булабыз.Барысы өчен дә сезгә зур рәхмәт!-дип изге теләкләрен юллады Дилбәр Миркасыйм кызы.
Бүген районыбызда Физкультурачылар бәйрәме узды. Актаныш районының спорт һәм физкультура юнәлешен үстерүче хезмәткәрләр Татарстан Республикасы һәм Актаныш районы хакимияте бүләкләренә лаек булды. Волейбол лигасында җиңүче мәктәпләргә спорт туплары бирелде. Дүрт райондашыбызга ГТОның Алтын билгеләрен тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев