Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Ленар Зарипов һәм физкультура- спорт белән даими шөгыльләнүче райондашларыбыз ГТОның Алтын билгесенә лаек булды

Физкультурачылар көне уңаеннан узган бәйрәмдә дүрт райондашыбыз ГТОның Алтын билгесенә лаек булды. Алар арасында Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов һәм физкультура- спорт белән даими шөгыльләнүче райондашларыбыз бар.

ГТО аббревиатурасы Совет чорыннан барыбызга да таныш. Бу – «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы.

Россия Федерациясе президенты Владимир Путин тәкъдиме белән ГТО нормативларын тапшыру яңадан торгызылды. ГТО нормаларын 6 яшьтән алып 60ка кадәр булган кешеләр тапшыра ала. Әлеге нормалар 11 яшь төркеме өчен билгеләнгән. Өч кыенлыкта үзеңнең мөмкинлегеңне күрсәткәннән соң, нормативларны үтәү дәрәҗәсенә карап алтын, көмеш һәм бронза значоклары бирелә.

Бүген Физкультурачылар көнендә дүрт райондашыбыз ГТОның Алтын билгесенә лаек булды. Алар арасында Актаныш районы башлыгы Ленар Зариповның булуы сәламәт яшәү рәвешенә һәм спортка тартылуда башка райондашларга аеруча үрнәк өлге. 

ГТОның Алтын билгесенә Актаныш муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, Актаныш икмәк кабул итү оешмасында эшләгән Ленар Гәрәев һәм Камил Ибраһимов та бар.

ГТОның Алтын билгесенә лаек булган райондашларыбызны чын күңелдән котлыйбыз, киләчәктә дә физкультура һәм спорт белән дус булырсыз, дигән теләктә калабыз.

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев