Актаныш

Актаныш районы

16+
Бу мөһим

Сухуми шәһәре Сабантуен оештыруда Актаныш делегациясе дә катнаша

Актаныш районы башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова һәм район мәдәният йорты режиссеры Илизә Мөхәммәтова Абхазиянең Сухуми шәһәрендә эшлекле сәфәрдә булып кайтты. Сәфәрнең максаты — халкыбызның милли бәйрәме Сабантуйны оештыруга әзерлек.

Быел Актаныш районы делегациясе Сухуми шәһәрендәге Сабантуйның төп оештыручысы булачак һәм милли бәйрәмебез белән шәһәр халкын куандырачак.

Әлеге зур масштаблы проектны тормышка ашыру күп кенә оештыру һәм мәдәни мәсьәләләрне килештерүне таләп итә. Районыбыз җитәкчелеге Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев белән берлектә Сухуми администрациясе вәкилләре белән очрашуда катнашты, логистика, мәдәни программа, катнашучылар һәм кунакларны җәлеп итү мәсьәләләре буенча сөйләште.

Игътибар Сабантуйның чын татар бәйрәме атмосферасын булдыруга юнәлтелә, бу исә Абхазия халкы һәм кунакларына татар халкының бай традицияләре һәм йолалары белән якыннан танышырга мөмкинлек бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев