Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

«ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Актаныш-информ»да зур бәйрәм- «Актаныш таңнары» газетасына 90 ел (фото һәм видеолар)

Бүген «Актаныш-информ» коллективы өчен зур бәйрәм- «Актаныш таңнары» газетасының 90 еллыгы һәм мәртәбәле кунаклар катнашында капиталь төзекләндерүдән соң бинабызны ачу тантанасы узды.

                     Сөенечебезне уртаклашырга Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Готыф улы Әхмәтов, Россия Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Гомәр кызы Когогина, Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Рафак улы Зарипов, “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәетгәрәй улы Сәлимгәрәев, «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Мөхәммәт улы Садыйков, килде. Шулай ук бүгенге юбилей чараларында республикабыз шәһәр -районнарындагы "ТАТМЕДИА" АҖ филиаллары җитәкчеләре катнаша. 

                      Яңартылган бинабызны ачар алдыннан җитәкчеләребез бүгенге тантаналы вакыйга уңаеннан котлауларын җиткерде.   Ленар Зарипов районыбызның матбугат чараларын дәүләтебез белән халык арасын берләштереп торучы көч дип атады.

- "Актаныш-информ" бинасын төзекләндерү өчен олы ярдәмен күрсәткән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка зур рәхмәт. Алда да халыкка мәгълүматларны дөрес итеп җиткереп эшләргә язсын,- диде Ленар Рафак улы.  

 

            Марат Әхмәтов та район башлыгы Ленар Зариповның сүзләрен куәтләп каләм осталарына зур ышаныч күрсәтелүен әйтте.  

- Безгә вакытында җиткерелгән гадел, дөрес мәгълүмат кирәк. Тормышыбызның чынбарлыгын ясалма төсләргә буямыйча җиткерергә кирәк. Актаныштан килгән хәбәрләр республикабыз өчен бик кадерле. Башкаладан ерак яшәсәләр дә без бер тормыш белән яшибез. Мондый матур, яңа бинада эшләүче матбугат хезмәткәрләре киләчәктә дә безне сөендереп эшләрләр,- диде Марат Әхмәтов.

           Әлфия Когогина "Актаныш-информ" коллективына РФ Дәүләт Думасының Рәхмәт хатын тапшырды. Айдар Сәлимгәрәев белән Шамил Садыйков киләчәктә "Актаныш-информ"ның гөрләп торуын, бигрәк тә балаларны, яшь каләм осталарын бергә туплаган иҗат үзәгенә әйләнүен теләде.

 

        Бинабызны өр-яңадан киендергән, заманча төзекләндергән ПМК җитәкчесе Асыл Шәяхмәтов "Актаныш-информ" директоры Айнур Гыймадиевка символик ачкыч тапшырганнан соң барлык кунаклар бинага узды.  Җитәкчеләр "Актаныш-информ" бүлекләренең эшчәнлеге белән таныштылар, журналистлар белән аралаштылар. 

              "Актаныш таңнары" газетасының 90 еллыгына багышланган тантана бүген 13.00 сәгатьтә Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда узачак. 

Ләйсән ГАЗИЗОВА, "Актаныш-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев