Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Уразай мәктәбендә бүген мөһим темага сөйләштеләр

Бүген без яңа эш атнасын 31 укучыны һәм 9 педагогны берләштергән Уразай мәктәбе коллективы белән бергәләп башладык.

          Мәгариф өлкәсе 2022-2023 нче уку елына зур яңалык белән аяк басты. Һәр уку атнасы дүшәмбе көнне мәктәпләрдә мөһим темага сөйләшү белән башлана. Атналык линейкада исә беренче булып залга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы флаглары алып керелә.  Дәүләт символларын горур күтәргән укучылар залга үткәндә линейкада катнашучыларның барысы да Россия һәм Татарстан гимннарын җырлыйлар. Уразай мәктәбендә дә барлык белем учакларындагыча яңа уку атнасы нәкъ шушы тәртиптә башланды. Бу вакытта укучыларның күзләрендә Туган илең, Кече Ватаның белән горурлану, якыннарыңа, әти-әниеңә, укытучыларыңа хөрмәт һәм рәхмәт- барысы да чагыла. 

           Атналык линейкада укучылар үзидарәсе үткән уку атнасына йомгак ясалды.

Мәктәп активы уку, тәртип, чисталык һәм башка юнәлешләр буенча хисап тотты. Директор Расих Шәйхуллин укучыларны табигатьтәге һава торышы белән бәйле рәвештә янгыннардан сак булырга чакырды.

Уку елы тәмамланырга да озак вакыт калмады, шуңа күрә дәресләргә, IX сыйныф укучыларына төп дәүләт имтиханыннарына ныклы әзерләнү кирәклеген искә төшерде. Юлларда хәвефсезлекне булдыру максатыннан мотоцикл, мопедларда йөрү тыелганын искәртте. 

         Линейкада коллективның уңышлары да барланды. Мәсәлән, математика укытучысы, V сыйныф җитәкчесе Лилия Галимуллинаның методик кулланмасы "Парламент дәресе" эшкәртмәләре республика конкурсында иң яхшылар арасына кергән.

Лилия Нәвис кызы 25 апрель көнне Татарстан Республикасы Дәүләт Советында бүләкләнергә чакыру алган. 36 еллык педагогик стажы булган Лилия Галимуллина дәрес эшкәртмәсенең төп максаты- укучыларда патриотик хисләр тәрбияләү, тормышка әзерләү, илебезнең лаеклы гражданнары итеп тәрбияләү дип саный.

- Минем дәрес эшкәртмәм "Без- Россия гражданнары" дип атала иде. Бу теманы бер дәрестә генә колачлау мөмкин түгел. "Разговоры о важном- Мөһим темага сөйләшүләр" дәресләрендә без аны ел буена алып барабыз. Парламент дәресләрендә укучылар белән район Советы депутатлары белән очрашулар уздырдык. Бигрәк тә район Советы депутаты,безнең җирлектә яшәүче Фирдәвис Әхмәтов белән очрашу укучыларга бик ошады. Дәресләрдә районда, республикада бара торган  яңалыклар белән таныштырабыз.   Укучылар кызыксына, үзләре дә дәрескә әзерләнеп киләләр, интернет челтәреннән мәгълүматлар эзлиләр,- ди Лилия Галимуллина.

        Мәктәп директоры Расих Шәйхуллин  бу уку елында патриотик тәрбиягә тагы да зур игътибар бирелүен билгеләп үтте.

Дәүләт гимннары сүзләрен мәктәпнең һәр укучысы яттан белә. Җыр дәресләрендә, сыйныф сәгатьләрендә гимн сүзләрен ныгытуга урын бирелә.

- Бөек Ватан сугышы, тыл ветераннары белән очрашулар уздырабыз. Шулай ук оборона-масса айлыгында балаларны хәрби күнегүләргә өйрәтәбез. "Мөһим темага сөйләшүләр"гә әзерләнгәндә укытучылар дәреслекләрдән генә түгел, район, республика яңалыкларын интернет челтәреннән дә алалар, газета- журналларга мөрәҗәгать итәләр. Безнең мәктәптәге һәр укытучы даими "Актаныш таңнары" газетасына языла. Хәзерге вакытта 2023 елның икенче яртыеллыгына язылу дәвам итә,- диде Расих Шәйхуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев