Актаныш

Актаныш районы

16+
Бу мөһим

Җырчы, композитор

Актаныш сәнгать мәктәбенең методик бүлек җитәкчесе, фортепиано укытучысы Резеда Шәйдуллина белән әңгәмә.

Моңлы, йомшак тавышка ия җырчыбыз ул. Үзешчән композитор. Районыбызда яшәп иҗат итүче шагыйрьләрнең сүзләренә бик матур көйләр яза. Балаларда зәвык тәрбияләүче, югары квалификацияле укытучы 27 ел инде фортепиано дәресе алып бара.

 

– Резеда Илдус кызы, бала күңеленә ничек юл табарга?

 

– Иң мөһиме: ата-аналарның игътибары кирәк. Бала һәрвакыт үзенең уңышлары белән чын-чынлап кызыксынуларын тоярга тиеш. Вакыт-вакыт балагыздан үзегезгә уйнавын сорагыз. Ул сезгә кайсы көйне башкарырга теләсә дә, шуны игътибар белән тыңларга тырышыгыз. Әгәр балагыз сезгә ошарга, уңышлары белән сөендерергә теләсә, аны мактарга, бүләкләргә онытмагыз. Безнең эш – укыту, ә ата-ананың эше – ярату. Бу цитата әти-
әниләр өчен искиткеч үрнәк булып тора. Дәресләрнең барлык кагыйдәләрен үтәгәндә, укытучы-укучы-ата-ана иҗади берлеге зур уңышка китерәчәк.

 

– Сез җырчы да, композитор да. Көйләрне кайчан яза башладыгыз?

 

– Казанда укудан илһамланып кайткач, Актанышта эшкә урнаштым. Шунда каршыма бер проблема туды: балалар өчен җырлар аз. Композиторлык өлкәсендә кечкенә-кечкенә адымнар ясый башладым. Спектакльгә көй язарга туры килде. Өлкәннәр өчен дә иҗат итәм. “Актанышым – ак илем” (Вәзилә Чинаева сүзләре), “Әниемә”, “Нөркә буйлары”, “Мәхәббәт кочагы”, “Бишек җыры”.

“Яңа татар җыры-IV” бәйгесендә катнашып, беренче дәрәҗә лауреат исеме алдык. Энҗе Разова сүзләренә язылган балалар җыры иде ул. “Умырзая” балалар үрнәк вокаль ансамбле башкарды. ”Аяз булсын күгебез” шуннан соң иң популяр җырларның берсенә әверелде.

 

– Хәзерге заман җырларына нәрсә җитеп бетми?

 

– Җырның сүзләре һәм көенең туры килмәве борчый. Ритмы, стиле бер-берсеннән аерыла, тәңгәл түгел. Җырлар мәгънәле булырга тиеш.

– Чит ил классикасына мөнәсәбәтегез?   

   

– Чит ил классик композиторларыбыз безне илһамландыра. Иоганн Себастьян Бах, Вольфганг Амадей Моцарт, Фредерик Шопен, Франц Шуберт, Петр Ильич Чайковский – бик күп алар. Әсәрләре күңелләребезне җылыта, дәртләндерә. Һәрбер көйнең үзенчәлеге бар. Алар үзенең стиле белән әсир итә. Укучыларыбыз да яратып башкаралар.

 

– Көй сайлаганда нәрсәгә игътибар бирергә кирәк?

 

– Мин төрле жанр әсәрләрен уйнарга яратам. Балаларга да индивидуаль килеп, аларны рухландыра, күңелләрен күтәрә торган моңлы, дәртле әсәрләрне бирергә тырышабыз.

 

– Үзе уйнап, үзе җырлаучылар сокландыра.

 

– Җырчының фортепианода уйнавы бик әһәмиятле. Әгәр ул үз-үзенә аккомпанировать итсә, бик матур күренеш барлыкка килә.

 

– Сәнгать юлын сайлаган укучыларыгыз?

 

– Чыгарылыш укучыларымның ел саен бер-ике проценты сәнгать юлын сайлый, эшчәнлекләрен музыкант булып дәвам итәләр. Ләйсән Фатыйхова Казан шәһәрендә музыкаль педагог булып эшли. Илдар Харисов – Казанда Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында тавыш режиссеры, җырчы. Сөмбел Хәсәнова Казан дәүләт мәдәният университетында укый, композитор.  

Тормышын музыка белән бәйләмәсәләр дә, күбесенең күңелендә фортепиано бүлегендә укыган мизгелләре сакланып кала. Араларында зур, җитди һөнәр ияләре бар. Шуларның кайберләре хәзерге көндә дә фортепианода җилдереп уйныйлар. Бу сәләт аларны гомер буена озата бара.

Филиза СӘЛАХОВА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев