Актаныш

Актаныш районы

16+
ДАИ хәбәр итә

Әлмәт районында берничә автомобиль бәрелешкән, һәлак булучы бар

Бүген Әлмәт районында 1977 елгы Mercedes автомобиле йөртүчесе, беренчел мәгълүматлар буенча, куркынычсыз тизлекне сайламыйча, каршы як полосага чыккан һәм УАЗ, Volkswagen һәм Chevrolet автомобильләре белән бәрелешкән.

 

Нәтиҗәдә 1979 елда туган Chevrolet автомобиле пассажиры урында ук үлә. 

Килеп туган авария вакытында бәрелешүне булдырмас өчен Mitsubishi автомобиле йөртүчесе идарә итүне югалтып, кюветка чыга һәм агачка бәрелә, Lada автомобилен йөртүче шулай ук кюветка төшә, соңыннан машинасы белән ава.

Татарстан Татарстан Республикасы Дәүләт автоинспекциясе һава торышы шартлары начараю сәбәпле, аеруча көздән кышка күчкән вакытта барлык татарстанлыларны юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә чакыра!

Һава торышы һәм юлдагы вәзгыятькә туры килгән тизлекне сайлагыз, дистанцияне саклагыз һәм игътибарлы булыгыз. Автомобиль тәгәрмәчләрегезне кышкысына алыштырырга онтырмагыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев