Социаль челтәрләрдә таралган фотосурәттә күренгәнчә, «Алексеевск — Әлмәт» трассасында кайбер машина йөртүчеләр түләүле юлдан акча түләмичә узарга җайлашканнар. Алар моның өчен автомобильнең дәүләт теркәү номерының бер өлешен махсус рәвештә (мәсәлән, кәгазь яки башка әйбер белән) каплыйлар.
Ләкин бу хәйлә эшләми. «Автострада» АҖ мисал күрсәтте: Ford Focus II машинасы йөртүчесе номерның беренче цифрын каплаган. «Ирекле агым» системасы машинаның маркасын, моделен, төсен һәм күренгән символларын базадагы мәгълүматлар белән чагыштыра, аннары юл өчен түләүне исәпли.
Хәзерге вакытта түләүле юлларда машиналарны тануның заманча системасы эшли, ул номер гына түгел, ә автомобильнең тышкы кыяфәте һәм хәрәкәт маршруты буенча да мәгълүматны эшкәртә ала. Шуңа күрә номерны яшереп, штрафтан яки түләүдән котылып калырга өметләнү юкка чыга.
Дәүләт теркәү номерын махсус рәвештә яшерергә ярамый. РФ КоАПның 12.2 статьясының 2 өлеше буенча моның өчен 5000 сум күләмендә штраф яки бердән өч айга кадәр хокуктан мәхрүм итү каралган.
«Автострада» АҖ ЮХИДИ белән берлектә тәртип бозучыларны ачыклый. Юлда түләүне экономияләргә омтылу күпкә кыйммәтлерәккә төшәргә мөмкин.
Нет комментариев