«Баламишкин» ансамбле гуманитар ярдәмгә кушылды
Игелекле Актаныш

«Баламишкин» ансамбле гуманитар ярдәмгә кушылды

Актаныш районының йөзек кашы булган «Баламишкин» гармунчылар ансамбле — халкыбыз моңнарын саклаучы, таратучы һәм милли гореф-гадәтләребезне яңартучылар. Игелекле гамәлләре белән дә сөендереп тора алар безне.

Махсус хәрби операциядәге солдатларыбызга гуманитар ярдәм оештыруга бик теләп кушылдылар. «Актаныш хәрәкәте»- «Движение Актаныш» волонтерлары аша солдатларыбызга бик күп ризыклар җибәрделәр. Алар арасында кулдан басып киселгән токмачлар да бар — аларны коры ашлар ясаганда кушачаклар.

Ансамбль әгъзалары үзләренең моңнары белән генә түгел, ә игелекле гамәлләре белән дә халкыбызның күңеленә юл таба. Аларның хезмәте — туган як мәдәниятен саклау һәм үстерүнең, бердәмлек һәм ярдәмләшүнең матур үрнәге.


Нет комментариев