Актанышта ЮИД отряды укучылары һәм дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре катнашында җәяүлеләрнең юл хәрәкәте иминлегенә багышланган профилактик акция узды.
Акциядә Беренче санлы мәктәпнең яшь юл хәрәкәте инспекторлары (ЮИД) отряды укучылары, ГБУ «БДД» Актаныш бүлекчәсе җитәкчесе Ләйсән Мөхәмәтова һәм өлкән инспектор Инсаф Мингазов катнашты.
Чараның төп максаты – җәяүлеләргә юл йөрү кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген искәртү, юлларда игътибарлы булырга чакыру. Акция барышында укучылар һәм инспекторлар җәяүлеләр белән әңгәмәләр үткәрде, буклетлар таратты, яктылыкны кире кайтаручы элементлар тапшырды. Кагыйдәләрне төгәл үтәүче җәяүлеләргә грамоталар да бирелде.
Юлда игътибарлы булу – гомерләрне саклый
Беренче санлы мәктәпнең педагог-оештыручысы Алсу Хафизова билгеләп үткәнчә, каникуллардан соң укучыларга юл иминлеге кагыйдәләрен тагын бер кат искә төшерү аеруча мөһим. Мәктәпнең ЮИД отряды белән мондый рейдлар, акцияләр һәм уеннар даими үткәрелә.
ГБУ «БДД» Актаныш бүлекчәсе җитәкчесе Ләйсән Мөхәмәтова җәяүлеләрне юлны бары тик махсус билгеләнгән урыннардан гына чыгарга, юл аша чыкканда игътибарлы булырга өндәде.
Өлкән инспектор Инсаф Мингазов исә районда җәяүлеләр катнашында булган юл-транспорт һәлакәтләренә тукталды. Ул җәяүлеләрнең юлны тиешле булмаган урыннардан чыгуы юлларда куркыныч тудырган төп сәбәпләрнең берсе булуын искәртте. Юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен 500 сум күләмендә штраф каралган. Беренче тапкыр кагыйдә бозганда кисәтү ясалырга, кабат бозган очракта штраф салынуы мөмкин.
Акциядә катнашучылар райондашларны юлларда бер-берсенә карата игътибарлы һәм ихтирамлы булырга чакырды. Җәяүлеләр дә, автомобиль йөртүчеләр дә юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәп, үзләренең һәм башкаларның гомерен куркыныч астына куймасын иде.
Нет комментариев